Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Берләшмә утырышы

Күптән түгел Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Укучыларның танып белү активлыгын үстерүдә заманча дәресләрнең роле" (Сингапур методикасын куллану) темасы буенча чираттагы район методик берләшмә утырышы булды. Программага мастер-класслар күрсәтү, сыйныфтан тыш чара үткәрү һәм чыгышлар тыңлау кертелгән иде. Рус мәктәпләреннән...

Күптән түгел Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Укучыларның танып белү активлыгын үстерүдә заманча дәресләрнең роле" (Сингапур методикасын куллану) темасы буенча чираттагы район методик берләшмә утырышы булды.

Программага мастер-класслар күрсәтү, сыйныфтан тыш чара үткәрү һәм чыгышлар тыңлау кертелгән иде.

Рус мәктәпләреннән килгән һәрбер татар теле һәм әдәбияты укытучылары да Сингапур методикасын кулланып оештырылган мастер-класс карады.

1 сыйныф (рус төркемендә) Шакирова Л., 2 сыйныф (татар төркемендә) Закирова С., 3 сыйныф (рус төркемендә) Мөхәмәдиева Ч., 6 сыйныф (рус төркемендә) Хәсәнова Л., 7 сыйныф (рус төркемендә) Хәйруллина Р., 7 сыйныф (рус төркемендә) Исмәгыйлева Г. мастер-класслар күрсәттеләр. Дәреснең һәр этабында да диярлек Сингапур методикасының төрле элементлары уңышлы кулланылды.

Берләшмәнең икенче өлешендә 2-7 сыйныф укучылары катнашында Ш. Галиевның 85 еллыгына багышланган әдәби-кичә үткәрелде. Укучыларыбыз Ш. Галиевның шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте һәм 6, 7 сыйныф (татар төркеме) укучылары Шәфигуллина Ф., Шакирова Л. җитәкчелегендә әзерләнгән Ш. Галиев сүзләренә язылган "Утыр әле, яннарыма", "Тамчылар тамар чаклар" исемле җырларын башкарды.

Берләшмәнең өченче өлешендә түгәрәк өстәл оештырылды. Дәресләргә үзанализ ясалды һәм мәгълүмати методик үзәк методисты Миләүшә Хананова күрсәтелгән һәрбер мастер-класска анализ ясады. Анализ вакытында дәреснең һәр этабына да аерым басым ясалды.

Аннан чыгышлар тыңланды. Сөйки урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Шакирова татар теле дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану турында сөйләде. Әзер, үрнәк проект эшләре белән дә таныштырып үтте.

Район методик берләшмә җитәкчесе Венера Хөсәенова эшләргә йомгак ясады. Россия, республика күләмендә игълан ителгән бәйгеләрдә, чараларда, укучыларны олимпиадаларга, фәнни эшләргә әзерләү һәм катнаштыру хакында да әйтеп үтте. Киләчәктә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев