Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренчеләр өчен уңышлы көн

Иске Казиле укытучылары - Яруллинар гаиләсе берьюлы ике баланы беренче сыйныфка алып килә. Нәрис һәм Нәргизә игезәкләр. Белем көнендә алар өчен беренче кыңгырау шалтырый. Бу мәктәптә балаларны линейкага чыгарылышлар түгел, ә әти-әниләре алып килә. Белем көненә багышланган тантаналы линейкага казилеләр белән бергә Иске Барыш һәм Көрәле башлангыч мәктәпләре укучылары да...

Иске Казиле укытучылары - Яруллинар гаиләсе берьюлы ике баланы беренче сыйныфка алып килә.

Нәрис һәм Нәргизә игезәкләр. Белем көнендә алар өчен беренче кыңгырау шалтырый. Бу мәктәптә балаларны линейкага чыгарылышлар түгел, ә әти-әниләре алып килә. Белем көненә багышланган тантаналы линейкага казилеләр белән бергә Иске Барыш һәм Көрәле башлангыч мәктәпләре укучылары да килгән иде. Шуңа күрә беренче сыйныфларны бәйрәм белән котларга Иске Казиле, Иске Барыш авыл җирлекләре башлыклары, ике авыл хуҗалыгы предприятиесе, янгын сагының аерым посты хезмәткәрләре килде. Беренче сыйныф укучылары бер генә бүләк алмады, алар өчәр пакет күтәреп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X