Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче тапкыр беренче сыйныфка

1 февральдән барлык мәктәпләрдә беренче сыйныфка кабул итү турында гаризалар ала башладылар. Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларны беренче сыйныфка алу 1 февральдән 30 июньгә кадәр гамәлгә куела. 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр беренче сыйныфка башка территориядә яшәүчеләрне буш урыннар булганда гына алалар. Әлеге вакыт РФ Мәгарифы һәм фән министрлыгы боерыгы...

1 февральдән барлык мәктәпләрдә беренче сыйныфка кабул итү турында гаризалар ала башладылар.

Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларны беренче сыйныфка алу 1 февральдән 30 июньгә кадәр гамәлгә куела. 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр беренче сыйныфка башка территориядә яшәүчеләрне буш урыннар булганда гына алалар. Әлеге вакыт РФ Мәгарифы һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә расланган. Булачак беренче сыйныф укучысына алты яшь ярым, әмма 8 яшьтән өлкән булмаска тиеш. Мәктәп сайлау җаваплы эш. Ата-аналар мәктәп традицияләре, аның чыгарылышлары уңышы, БДИ нәтиҗәләре һ.б. белән танышырга тиеш. Шуннан соң гына ата-аналр гариза яза ала, аны электрон төрдә дә башкарырга мөмкин. Гаризада ата-аналар үз һәм баланың мәгълүматларын күрсәтә. Моннан тыш, баланың туу турындагы таныклыгының төп нөсхәсе яки гариза бирүченең туганлыгын раслаучы документ, шулай ук яшәү урынында яки беркетелгән территориягә килү урынында баланы теркәү турындагы таныклык кирәк булачак. Мәктәпләр теләсә нинди формада сынау үткәрергә тиеш түгел, күп кенә мәктәпләрдә баланың мәктәпкә әзер булу-булмавын тикшерү өчен психолог һәм укытучылар эшли. Әмма әлеге аралашу нәтиҗәләре беренче сыйныфка алу өчен берничектә йогынты ясарга тиеш түгел. Мәктәп баланы беренче сыйныфка алудан буш урыннар булмаганда гына баш тарта ала. Теге яки бу мәгариф учреждениесенең ничә бала кабул итүен билгеләүче норматив күрсәткечләр бар. Бу очракта урыннарга караганда гаризалар күп булса, алданрак гариза бирүче баласы алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев