Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белергә хакым бар!

Февральдә район мәктәпләрендә "Белергә хакым бар!" дип аталган наркотикларга каршы юнәлештә Интернет-дәресләр үтте. Укучыларда психоактив матдәләр куллануга катгый тискәре позиция булдыруга юнәлдерелгән дәресләр рәсми интернет-ресурсларның махсус бүлекләре белән таныштыруны, шулай ук кирәк булганда алардан файдалану осталыгын максат итеп куйды. Дәрес барышында "Белергә хакым бар!" наркотикларга каршы юнәлештә Бөтенроссия интернет-дәрес үткәрү...

Февральдә район мәктәпләрендә "Белергә хакым бар!" дип аталган наркотикларга каршы юнәлештә Интернет-дәресләр үтте.

Укучыларда психоактив матдәләр куллануга катгый тискәре позиция булдыруга юнәлдерелгән дәресләр рәсми интернет-ресурсларның махсус бүлекләре белән таныштыруны, шулай ук кирәк булганда алардан файдалану осталыгын максат итеп куйды. Дәрес барышында "Белергә хакым бар!" наркотикларга каршы юнәлештә Бөтенроссия интернет-дәрес үткәрү буенча методик тәкъдимнәр, сайты www. fskn.gov.ru, "Җиңел наркотиклар булмый", "Яшьләр, урам, интернет: сәламәт яшәү рәвеше!" интернет-дәрес видеоязмалары, башка позитив интернет-ресурслар файдаланылды.

Эштә Кама Тамагы муниципаль район ИМЦ МУ әзерләгән "Белергә хакым бар!" интернет-дәрес үткәрү буенча республика конкурсы методик эшләнмәләренең муниципаль этабында катнашучыларның басмалары белән мәктәп җитәкчеләре һәм класс җитәкчеләре өчен тәрбия эше буенча «Ориентир» электрон методик пособие махсус чыгарылыш материаллары кулланыш тапты. Дәресләр укучылар контингенты һәм мәгариф учреждениеләре шартларына бәйле рәвештә, яшь төркемнәре буенча дифференциаль үткәрелде. Дәресләрнең төрле формалары файдаланылды: Россия ФСКН сайты бүлекләре белән танышу һәм эшләү, видеоматериаллар карау, уен-дәресләр, уен-дискуссия, уен-суд, укучыларны тестлаштыру һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X