Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белемнәрне тормышта да куллана алсыннар

Кама Тамагы урта мәктәбе базасында функциональ белемнәрне формалаштыру буенча республика семинары булып узды.

Анда район мәктәпләре педагоглары һәм аларның Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш районнарыннан килгән хезмәттәшләре катнашты.

Семинарны Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары чыгышы башлап җибәрде. Директор Елена Закирова белем бирү оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева үз чыгышында семинарда катнашучыларга эштә уңай нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

Педагоглар тарих, математика, физика, рус теле, география буенча ачык дәресләр бирделәр. Анда алар укучылар мәктәптә алган белемнәрен хәтердә саклап кына калмыйча, тормышта да куллана алырлык итеп белем бирүгә ничек ирешергә кирәклеген күрсәтте. 

Функциональ грамоталылыкны үстерүгә юнәлдерелгән заманча технологияләр темасы дәресләр барышында кызыл җеп булып үрелеп барды. Түгәрәк өстәл артында педагоглар функциональ грамоталылыкның барлык юнәлешләрен үстерү өчен инновацияле технологияләрдән, ысуллардан файдалану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Китап укуга кызыксынуны арттыруга аерым игътибар бирелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәрит Равиловның чыгышы педагогларда зур кызыксыну уятты. Ул “Үсеш ноктасы”  белем үзәге проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Робототехника” дәрестән тыш эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Остазлары белән бергә укучылар да бик мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, “Робототехника” түгәрәгендә ясаган эшләнмәләрен күрсәттеләр.

Семинар продуктив һәм файдалы булды. Педагоглар әлеге форматта хезмәттәшлек итүне дәвам итәргә теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X