Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белем сыйфаты «Үсеш нокталары» белән бергә үсә

2022 елда иске Казиле урта мәктәбендә зур эш башкарылды. Ноябрьдә биредә тантаналы рәвештә “Үсеш ноктасы” ачылды.

“Үсеш ноктасы” проекты авыл мәктәпләрендә “Мәгариф” милли проектына кергән “Замана мәктәбе” федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла.

“Үсеш ноктасы” үзәкләренең эше авыл мәктәпләрендә укучылар өчен сыйфатлы белем бирү мөмкинлеген арттыра, балаларда заманча технологик, табигый-фәнни һәм гуманитар күнекмәләр булдырырга ярдәм итә.

Ел саен безнең районда мәктәпләр базасында яңа “Үсеш нокталары” ачыла, һәр үзәктә физика, химия, биология буенча цифрлы лабораторияләр урнаштырылган, ноутбуклар, робототехника, механика нигезләрен өйрәнү өчен җиһазлар, лаборатор һәм гамәли дәресләр өчен җыелмалар бар.

Без мәктәпкә барырга, биредә “Үсеш ноктасы” белем үзәге ачылганнан бирле белем бирү методикасындагы үзгәрешләр турында укучыларның һәм укытучыларның фикерен белергә булдык.

Иске Казиле урта мәктәбе директоры Илшат Гыймранов мәктәптә “Үсеш нокталары”  нәтиҗәсендә физика, химия һәм биология кабинетларының яңартылуы, аларның ремонтлануы һәм заманча җиһазландырылуы турында әйтте. Цифрлы лабораторияләр булдырылуга ук, уку процессында аларның актив кулланыла башлавын билгеләп үтте: "Бер айга якын ремонт, классларны әзерләү эшләре барды. Нәтиҗәдән мин канәгать, табигый-фәнни дисциплиналарны укыту шартлары һәм сыйфаты яхшырды, ә педагоглар һәм укучылар яңалыкларны югары бәялиләр», - диде Илшат Мөдәрис улы.

Ремонттан соң кабинет матурланган, биредә уңайлы һәм якты. Өстәмә җиһазлар: яңа ноутбук (аның нигезендә физика буенча өч комплект цифрлы лаборатория эшли, төрле лаборатор һәм гамәли эшләр башкарыла), эштә уңайлы булган күп функцияле җайланма барлыкка килгән.

Ильяс Габидуллин мәктәптә физика фәнен укыта, аның педагогик стажы 30 елга якын. «Хәзер эшләве уңайлырак, укучылар белән яңа җиһазларны өйрәнәбез, балаларга предметны заманча технологияләр кулланып өйрәнү кызыклырак, бу укыту сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге бирер дип өметләнәм», - диде Ильяс Исмәгыйль улы.

Химия кабинетында гамәли дәрес бара иде. Педагог һәм укучылар химик реактивлар кулланып экспериментлар үткәрделәр.

Химия һәм биология укытучысы Әнисә Агмалова 32 елдан укучыларга белем бирә.

"Барлык үзгәрешләр мәктәп өчен файдалы. Дәресләр кызыклы һәм нәтиҗәле уза. Яңа мөмкинлекләр ачылды. Химия укытучысы буларак, эштә кирәкле булган химик реактивларның кайтартылуына бик шат булдым", - диде Әнисә Котдус кызы.

Педагог реагентлар салынган тартманы күрсәтте, алар барысы да эш өчен әзер, номерлар сугылган һәм атамалары язылган. Барлыгы шундый дүрт комплект кайтартылган һәм алар озакка җитәчәк.

Моннан тыш, кабинетта яңа заманча микроскоплар (алар балаларга аеруча ошаган) һәм физиология буенча цифрлы лабораторияләр барлыкка килгән. "Мондый җиһазлар укучыларны предметны өйрәнүгә кызыксындыру мөмкинлеге бирә".

10 нчы сыйныфта дәрес бара иде. "Яңа җиһазлар безгә бик ошый, дәресләр бер сулышта уза, безнең өчен дә, кече сыйныфлар өчен дә кызыклы. Миңа иң ошаганы микроскоп булды. Мәсәлән, күптән түгел кырмыска аякларын 300 тапкыр зурайтып карадык. Шулай ук мамык һәм алма структураларын карадык. Бу бик кызык!»,- диде Камилә Сөләйманова. Предмет пыялаларындагы препаратларның бер өлеше әзер килеш кайтартылган, калганнарын укучылар укытучы белән бергә үзләре әзерләгән.

Эльвина Йосыпова: "Ә миңа барыннан да  бигрәк физиология буенча цифрлы лаборатория ошады. Без басымны һәм импульсны үзебез үлчи алабыз»

Рушания Нигъмәтҗанова: "Миңа яңартылган кабинетта үткәрелә торган химик экспериментлар бик ошый. Хәзер бик күп төрле реактивлар бар, без халат, пирчәткә, күзлек киеп, тәҗрибәләр үткәрәбез»

Кызлар мәктәпкә күрше авыллардан килә, аларны мәктәп автобусы йөртә.

2022 елның декабрендә Иске Казиле урта мәктәбе юбилеен билгеләп үтте, мәктәпнең яңа бинасы 2002 елда, нәкъ 20 ел элек төзелгән. Әлеге датага мәктәп яңартылган. Узган ел мәктәпнең түбәсе алыштырылган һәм азык-төлек блогы ремонтланган.

Пешекчеләр тагын да уңайлырак булуын, яңа җиһазлар барлыкка килүен билгеләп үтә.

"Мин ремонтка  бик куандым. Хәзер эшләү күпкә җайлырак һәм җиңелрәк", - ди Роза Насыйбуллина.  “Эш ошый, шартлар бик яхшы, ризыкны төрләндерергә, балаларны тәмле итеп ашатырга тырышабыз", - ди Гөлинә Зантимерова.

Мәктәп ашханәсендә бик уңайлы һәм чиста. Ә мәктәп бик уңай тәэсир калдыра.

Сер түгел, авыл укучылары алган белем шәһәрдәге яшьтәшләренеке белән бер дәрәҗәдә түгел. Сәбәпләренең берсе – искергән материаль-техник база, ә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылгач мәктәпкә кайтартыла торган җиһазлар фәннәрне өйрәнүдә һәм тирәнтен белем алуда тигез мөмкинлекләр барлыкка китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев