Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белем көнендә

Бу уку елында Кама Тамагы урта мәктәбендә парталар артына 421 укучы утырачак. Бүген биредә, районның башка мәктәпләрендәге кебек үк, тантаналы линейка узды. 50 беренче сыйныф укучысы үзләренең сыйныф җитәкчеләре Галина Митрошина һәм Юлия Малафеева белән анда беренче тапкыр катнашты. Алар үз-үзләрен олыларча кыю тотты, ә менә аларның әти-әниләре, әби-бабайларының дулкынланулары...

Бу уку елында Кама Тамагы урта мәктәбендә парталар артына 421 укучы утырачак.

Бүген биредә, районның башка мәктәпләрендәге кебек үк, тантаналы линейка узды. 50 беренче сыйныф укучысы үзләренең сыйныф җитәкчеләре Галина Митрошина һәм Юлия Малафеева белән анда беренче тапкыр катнашты. Алар үз-үзләрен олыларча кыю тотты, ә менә аларның әти-әниләре, әби-бабайларының дулкынланулары йөзләренә чыккан иде. Балаларны әкият геройлары җанландырып җибәрде. Укучыларны һәм укытучылдарны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, райпо рәисе Нина Колчина һәм әмктәп директоры Елена Гыймадиева котлады. Елена Александровна физик культура укытучылары Ришат Хананов һәм Вадим Степановка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталарын тапшырды, укытучыларның БДИ һәм ДЙА күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары Елена Бабаева, Мәйсәрә Гомәрова һәм Хәмирә Вафина, нәтиҗәле эше өчен директор урынбасары Хәлисә Саттарова МР мәгариф идарәсе грамотларына лаек булды. Мактау кәгазьләре "5"легә генә укучы уку алдынгыларына да тапшырылды. Шуннан соң "Минем кече Ватаным" темасына һәр сыйныфта сыйныф сәгатьләре үтте. Районыбызның тарихы һәм бүгенге көне, бездә яшәүче һәм эшләүче халыклар дуслыгы турында укучыларга чакырылган кунаклар сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев