Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ-2014тә яңалык

Быелдан яңа закон нигезендә БДИ нәтиҗәләре турында кәгазь таныклыклар бетерелә (катнашучылар баллы турындагы мәгълүмат тиешле мәгълүмати системаларда бар); БДИ нәтиҗәләренең гамәлдәге вакыты озайтылды, ул 4 ел гамәлдә була (шул исәптән, 2012 һәм 2013 елгы чыгарылышлар өчен дә). БДИ үткәрү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм мөмкин булган закон бозуларга юл куймауга...

Быелдан яңа закон нигезендә БДИ нәтиҗәләре турында кәгазь таныклыклар бетерелә (катнашучылар баллы турындагы мәгълүмат тиешле мәгълүмати системаларда бар); БДИ нәтиҗәләренең гамәлдәге вакыты озайтылды, ул 4 ел гамәлдә була (шул исәптән, 2012 һәм 2013 елгы чыгарылышлар өчен дә).

БДИ үткәрү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм мөмкин булган закон бозуларга юл куймауга аерым игътибар бирелә. Аерым алганда, бирем материалларын китерү схемасын үзгәртү, БДИ үткәрелү урынына керү юлында кыса-тимер эзләгечләр кую, имтиханнарда федераль инспекторлар һәм федераль иҗтимагый күзәтүчеләр катнашы, имтитханнарны кабул итү пунктларында һәм БДИ үткәреләчәк һәр аудиториядә видеокүзәтү урнаштыру күздә тотыла. Быелдан Рособрнадзор РФның барлык субъектларында дәүләт имтихан комиссияләре рәисләрен раслый, дәүләт имтихан комиссияләре составын һәм фән комиссияләре җитәкчеләрен килештерә. Министрлык тарафыннан әлеге кандидатуралар расланды. БДИ вариантлары элеккеге кебек зоналар буенча (Үзәк, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш) түгел, ә сәгать пояслары буенча бүленәчәк. Системалы мәгълүмати эш алып барыла: министрлык сайтында мәгълүматлар яңартыла; кайнар линия эшли: 294-95-62.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X