Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Барлык нормаларга җавап бирә

Тәмте авылында яңа балалар бакчасы бинасы заманча куркынычсызлык, сәламәтлекне саклау, тәрбияләү һәм укыту нормаларына туры китереп төзелгән. Биредә барысы да уйланылган - урамда балалар мәйданчыгы, төркемнәрдә җылытылган идәннәр, запас чыгу ишекләре һәм персонал өчен бүлмәләр бар. -Бина төрле яшьтәштәге ике төркемгә исәпләнгән, - ди "Аленушка" балалар бакчасы мөдире Нәгыймә Биккенина....

Тәмте авылында яңа балалар бакчасы бинасы заманча куркынычсызлык, сәламәтлекне саклау, тәрбияләү һәм укыту нормаларына туры китереп төзелгән.

Биредә барысы да уйланылган - урамда балалар мәйданчыгы, төркемнәрдә җылытылган идәннәр, запас чыгу ишекләре һәм персонал өчен бүлмәләр бар.

-Бина төрле яшьтәштәге ике төркемгә исәпләнгән, - ди "Аленушка" балалар бакчасы мөдире Нәгыймә Биккенина. - Хәзер бакчага 35 бала йөри, әмма ТатЗос поселогыннан килеп йөргән балаларга һәм аларның әти-әниләренә дә биредәге шартлар ошар дип уйлыйм. "Фарад" ООО төзелеш эшләрен тәмамлады диярлек, вак-төяк эшләр генә калды. 25 августка икеләтә бәйрәм - мәктәпкәчә яшьтәге учреждениебез ачылуга 25 ел тулуны һәм "өй туен" бергә үткәрергә уйлыйбыз. Заманча яңа бина коллектив юбилеена менә дигән бүләк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев