Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Барысы да аттестат белән

Барысы да аттестат белән БДИ буенча соңгы нәтиҗәләр килде, быел чыгарылышлар билгеләнгән чикне узып, мәктәптән өлгергәнлек аттестаты белән чыкты. Мәгариф бүлеге җитәкчеләрен кадет мәктәп-интернаты аеруча шатландырды. Быел алар математикадан 35,8 уртача баллны 52,6га күтәрә алды. Биредә укытучы Лариса Зотова өлеше зур, аны әлеге лаеклы уңышы белән котлыйбыз. Җәмгыять белеме буенча...

Барысы да аттестат белән
БДИ буенча соңгы нәтиҗәләр килде, быел чыгарылышлар билгеләнгән чикне узып, мәктәптән өлгергәнлек аттестаты белән чыкты.
Мәгариф бүлеге җитәкчеләрен кадет мәктәп-интернаты аеруча шатландырды. Быел алар математикадан 35,8 уртача баллны 52,6га күтәрә алды. Биредә укытучы Лариса Зотова өлеше зур, аны әлеге лаеклы уңышы белән котлыйбыз.
Җәмгыять белеме буенча иң яхшы уртача балл - 68,5 - Затон урта мәктәбендә, укытучылары Елена Артемьева. Тәмте һәм Рудник мәктәпләре укучылары Олеся Ефремова һәм Гөлшат Баймөхәммәтова иң югары балл - 75 - алды. Химияне 12 укучы тапшырды. Иң яхшы күрсәткечләрне - 83әр балл - Иске Казиледән Гөлшат Сәгъдиева һәм Тәмтедән Ләлә Алексеева укучылары күрсәтте. Әдәбияттан уртача балл - 62, 67, географиядән - 65,3, химиядән- 67,25. Чыгарылышлар барысы да үз бәяләрен раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев