Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларны көзге куркынычсызлыкка әзерләү

Укучылар һәм укытучылар арасында ачык тормыш иминлеге нигезләре дәресе үткәрелде

2020 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге билгеле бер эш алып барыла.

2020 елның 11 сентябрендә 9 сәгатьтә Кирельск төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев укучылар һәм укытучылар арасында ачык тормыш иминлеге нигезләре дәресе үткәрде.

Очрашу укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлау белән башланып китте.

Мәгълүмати-укыту чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, республикада һәм районда оператив хәлләр, су объектларында үткәрелә торган чаралар, көзге чорда су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 37 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты балаларны, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев