Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балачактан ук укытучы булырга хыялланган

Сания Закирова 2008 елдан алып 2017 елга кадәр милли белем буенча директор урынбасары булып хезмәт куя.

Укытучылар көненә багышланган чарада Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Сания Закировага РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Сания Исмәгыйль кызы 35 елдан артык педагогик стажга ия.

-Хезмәт юлымны, Арча педагогия училищесын тәмамлап, туган авылым Олы Бортаста башладым, - дип искә ала ул.– Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм педагог -оешытыручы булып ике ел эшләгәч, урта сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты укыттым. Минем беренче сыйныфымда алты бала укыды. Ул балалар, күптән үсеп җитеп, олы тормыш юлында, хәзер инде үз гаиләләре бар. Аларны һәм башка укучыларымны да бик якын күрәм.

Гаилә коргач, Сания Исмәгыйль кызы район үзәгенә күченә. Биредә ул башта 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, бу бакча хәзеге татар мәктәбе бинасында урнашкан була.

-1996 елда Кама Тамагы урта мәктәбенә эшкә урнаштым һәм бүгенге көнгә кадәр биредә эшлим. Бу вакыт эчендә мәктәп – минем икенче йортыма, хезмәттәшләрем – якын дусларыма, ә укучыларым илһам чыганагыма әверелде. Бер үк вакытта Казан дәүләт педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча югары белем алдым. Мәктәптә хезмәттәшләрем белән бергә театр түгәрәге оештырдык. Ул балаларның иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Алар бик теләп сәхнәдә чыгыш ясый, төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар, - ди әңгәмәдәшем. – Мин балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Канәфер яфраклары җыеп, дусларыма шул яфракларга диктант яздыруым хәтеремдә, аннары эшләрен тикшереп, билгеләр куя идем. Якыннарым һәрвакыт миңа: “Кечкенәдән укытучы булам, дип әйтә идең – үз максатыңа ирештең”, - диләр. Мин бу һөнәрне сайлаганыма үкенмим. Үз эшемне һәм укучыларымны яратам дип горурланып әйтә алам”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X