Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ата-аналар җыелышы

Узган җомгада Кама Тамагы урта мәктәбендә МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре катнашында узган уку елы йомгаклары буенча уку алдынгылары булган укучылар, шулай ук укытучылар һәм ата-аналар өчен гомуммәктәп җыелышы үткәрелде. Җыелышта катнашучылар алдында 2013-2014 уку елы йомгаклары турындагы доклад белән мәктәп директоры Елена Гыймадиева...

Узган җомгада Кама Тамагы урта мәктәбендә МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре катнашында узган уку елы йомгаклары буенча уку алдынгылары булган укучылар, шулай ук укытучылар һәм ата-аналар өчен гомуммәктәп җыелышы үткәрелде.

Җыелышта катнашучылар алдында 2013-2014 уку елы йомгаклары турындагы доклад белән мәктәп директоры Елена Гыймадиева чыгыш ясады. Ул шулай ук мәктәптә балаларны ашату мәсьәләсен күтәрде. РФ ЭЭМ "Югары Ослан" муниципальара бүлекнең "Кама Тамагы полиция" бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин укучыларның мәктәптә вакытта куркынычсызлыгы, шулай ук кичен яшүсмерләрне урамда ялгыз йөртмәү хакында сөйләде. Җыелышыта ата-аналар урындагы затларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев