Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ата-аналар креативлык үрнәге күрсәтте

«Тату сыйныф серләре» конкурсында елдан-ел күбрәк ата-аналар комитетлары катнаша, аның муниципаль этабы Тенеш мәдәният йорты базасында узды.

Иң яхшы ата-аналар комитеты исемен алу өчен тугыз команда көч сынашты. Болар – Кама Тамагы урта мәктәбеннән «Альберт һәм компания», Фәйзрахман Сәлах улы Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән «Тиктормаслар», Рудник урта мәктәбеннән «Rudstar», Тәмте мәктәбеннән «Свои», Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбеннән «Затон», Сөйки мәктәбеннән «Росток», Олы Кариле мәктәбеннән «Супер мега класс», Кирельский мәктәбеннән «КМТС», Красновидово мәктәбеннән "Солнечный луч" командалары.

Командалар "Күңелле һәм тату сыйныфыбыз!" дигән визит карточкаларын тәкъдим итте һәм «Халык мәдәнияте һәм традицияләре" иҗади проектын якладылар. Тема очраклы гына сайланмаган, чөнки Татарстанда бу ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Барлык командалар да лаеклы чыгыш ясадылар һәм куелган бурычны үтәделәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беркем дә бүләксез калмады. "Иң активлар" номинациясендә «Тиктормаслар» командасы, «Иң артистлык сәләтенә ияләр» номинациясендә - «Супер мега класс», «Иң креативлар» номинациясендә - «Затон», «Иң музыкаль» номинациясендә - «Солнечный луч», «Иң оригинальләр» номинациясендә – «КМТС», «Иң мотивациялеләр» номинациясендә «Свои» командалары бүләкләнде.

 Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. Өченче урынны «Росток» командасы алды, Икенче урында – «Альберт һәм компания», беренче урында – «Rudstar» командасы. Соңгылары безнең район данын конкурсның зона этабында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев