Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ашказаны һәм акыл өчен азык

Чәршәмбе район мәгариф идарәсендә мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсе үткәрелде. Беренче мәсьәлә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә туклануны оештыру мәсьәләсенә кагылды. Катнашучылар алдында «Роспотребнадзор« ТОУ баш белгеч-эксперты Лилия Сафина чыгыш ясады. Ул продуктлар куючылар- шәхси эшмәкәрләр һәм мәктәп директорлары игътибарын мәктәп ашханәләрендә һәм балалар бакчалары кухняларында нинди продуктлар...

Чәршәмбе район мәгариф идарәсендә мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсе үткәрелде.

Беренче мәсьәлә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә туклануны оештыру мәсьәләсенә кагылды. Катнашучылар алдында «Роспотребнадзор« ТОУ баш белгеч-эксперты Лилия Сафина чыгыш ясады. Ул продуктлар куючылар- шәхси эшмәкәрләр һәм мәктәп директорлары игътибарын мәктәп ашханәләрендә һәм балалар бакчалары кухняларында нинди продуктлар булмаска тиешлегенә юнәлдерде. Икенче мәсьәлә мәктәп директорларына кагылды, чөнки ул укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләүгә багышланган иде. Безнең һәм өч күрше районда соңгы елда әлеге эш анализын КФУның укытучылар квалификациясен һәм һөнәри осталыгын арттыру үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов яктыртты. -Республикада муниципаль районнарның "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" рейтингы эшләнгән. Телисезме юкмы, сез башка районнар белән ярышасыз инде. Бүген сезнең район гомуми рейтингта таблицаның рөхсәт ителгән сары-32 нче урынын алып торасыз. Күршеләрегездән Апас районында гына хәл начар, алар районнарның, таблицаның куркыныч кызыл өлешенә кергән соңгы дистәсендә. Сезнең нәтиҗәләргә анализ ясап шуны әйтергә була, сез рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллын яхшырта, 20 нче урыннан 19 яки 18 урынга күтерелә аласыз. Гомумроссия олимпиадалары призерлары булмау гомуми күренешкә тискәре йогынты ясый. Сез аттестат алмаган укучылар саны, БДИ буенча 80 һәм аннан күбрәк балл җыйган укучылар өлешендә, математикадан уртача балл буенча рейтинг таблицасының икенче бүлегендә торасыз. Боларны җентекләп анализларга һәм хәлне яхшырту буенча чаралар күрергә кирәк. Бүген Казанның кайбер мәктәпләре һәр укучы өчен БДИга әзерләнүнең сәгатьле алгоритмын эшләде. Сез, директорлар буларак, 11 һәм 9 сыйныф укучысының һәрберсе турында барысын да: ничек туклануын, ата-аналарының баласының имтиханга әзерләнүенә ничек каравына кадәр белергә тиеш. Кемгәдер бәлкем психолог ярдәме кирәктер, ә икенчеләре өчен иң яхшы укытучылар консультацияләрен оештыру зарурдыр. Боларның барысы турында да сентябрьдән үк уйлау мәслихәт. Без үзебезнең үзәктә иң көчле һәм фән укытучыларының консультацияләрен оештырырга әзер. Укытучылар составы сыйфатын өйрәнеп, шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сездә Тәтеш, Кайбыч һәм апас районнары белән чагыштырганда югары һәм беренче квалификация категориясе булган укытучылар бик аз, югыйсә, педагогик белем күрсәткече буенча укытучылар составы иң югарыда тора. Бу юнәлештә дә эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев