Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлифба бәйрәме

Безнең мәктәптә китапка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның сәләтен үстерү максатыннан беренче дәреслек - Әлифба белән саубуллашу бәйрәме үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Нурзия Гайнетдинова 1 сыйныф укучыларын, әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. «Әлифба бәйрәме -кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул, укучылар барысы да укырга, язарга, матур сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам...

Безнең мәктәптә китапка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның сәләтен үстерү максатыннан беренче дәреслек - Әлифба белән саубуллашу бәйрәме үткәрелде.

Сыйныф җитәкчесе Нурзия Гайнетдинова 1 сыйныф укучыларын, әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. «Әлифба бәйрәме -кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул, укучылар барысы да укырга, язарга, матур сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам итәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр», - диде. Беренчеләрне 5 сыйныфтан әкият геройлары булып киенгән Илзирә Вәлиева, Эльвина Мөхәммәдуллина, Айсылу Сабирова тапкырлыкта, зирәклектә сынап карадылар. Беренчеләр исә үзләренең инде шактый мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев