Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алда – өченче чирек

Кышкы каникул тәмамланды һәм карлы ак юллардан янәдән балалар утырган сары автобуслар элдертә башлады. Бүген уналты марштрутта балаларны мәктәпләргә ташыйлар. Һәр укучы укуын дәвам итәр өчен теләсә кайсы мәктәпне сайлый ала. Мәсәлән, Кече Мәрәтхуҗадан бер бала Кама Тамагы татар урта мәктәбендә, бишесе рудник урта мәктәбендә белем ала. Иске Казиле урта...

Кышкы каникул тәмамланды һәм карлы ак юллардан янәдән балалар утырган сары автобуслар элдертә башлады.

Бүген уналты марштрутта балаларны мәктәпләргә ташыйлар. Һәр укучы укуын дәвам итәр өчен теләсә кайсы мәктәпне сайлый ала. Мәсәлән, Кече Мәрәтхуҗадан бер бала Кама Тамагы татар урта мәктәбендә, бишесе рудник урта мәктәбендә белем ала. Иске Казиле урта мөктөбенө йөрүчелөр саны иң күбе. Бирегә якын-тирәдәге сигез авылдан көн саен 88 укучы килеп укый. Кама Тамагы татар урта мәктәбендә дә район үзәген санамаганда, сигез авылдан килеп белем алалар.

- Безнең төп бурыч - балалар куркынычсызлыгы, - ди «Бэркут» АТП директоры Хәмит Галиуллин. - Һәр шофер пассажирлар ташу инструкциясен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үти. Озата баручысыз рейска чыкмыйлар. Гомумән алганда, без көн саен 231 укучыны ул үзе сайлаган мәктәпкә белем алуга китерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X