Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ачык тыңлаулар

Быел өстенлекле милли проект унынчы тапкыр укытучыларга 200 мең сум күләмендәге грант өчен көрәшергә мөмкинлек бирә. -Әгәр 2006 елдан 2012 елга кадәр район укытучылары ел саен конкурста җиңеп килсәләр, соңгы ике елда бу планда бездә торгындлык,-дип билгеләде мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Кузеева. -Без әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән ике каендидатны...

Быел өстенлекле милли проект унынчы тапкыр укытучыларга 200 мең сум күләмендәге грант өчен көрәшергә мөмкинлек бирә.

-Әгәр 2006 елдан 2012 елга кадәр район укытучылары ел саен конкурста җиңеп килсәләр, соңгы ике елда бу планда бездә торгындлык,-дип билгеләде мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Кузеева. -Без әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән ике каендидатны хуплыйбыз һәм эш неәтиҗләре аларга конкурс финалына чыгарга мөмкинлек бирер дип ышанып калабыз. Ике укытучы да мәктәптә чирек гасыр эшләгән, икесенең дә кызыклы тәҗрибәләре бар, икесе дә укучыларының яхшы казанышлары белән горурлана ала. -Беренчеләрдән булып үз эше турында Кирельск төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Савельева сөйләде. Укытучы дәрестән тыш эшчәнлек буенча авторлык программасы эшләгән, ул укыту барышында, ата-аналар белән эшләүдә, тәрбия эшчәнлегендә традицион алымнарны онытмыйча, заманча технологияләрне актив куллана. Светлана Юрьевна укучылары укыту барышында югары сыйфат күрсәтә, төрле дәрәҗәдәге фән һәм иҗат конкурсларында актив катнаша. Укытучыга көч биреп торырга мәктәп директоры Венера Кәримуллина, хезмәттәше Наиалья Лукоянова, җирле үзидарә һәм ата-аналар комитеты рәисе Кудряшова килгән иде. Математика һәм информатика укытучысы Рәмзия Җиһаншина укытуда үзенең нык традициялщре булган Иске Барыш урта мәктәбендә чыныгу ала. Хәзер Рәмзия Шамил кызы белгечлеге буенча Иске Казиле урта мәктәбендә эшли. Укытучы эшендә укытуның заманча формаларынг куллана, нәтиҗә буларак, аның укучылары укуда да, дәрестән тыш эшчәнлектә дә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Укытучының үз методик системасы һөнәри җәмгыятьтә сынау үткән һәм хезмәттәшләренең югары бәясен алган. Рәмзия Шамил кызы төрле иҗат һәм һөнәри конкурсмларда җиңгән һәм призер булган кеше. Укытучылар Тәнзилә Сәгъдиева һәм Рузилә Хәсәнҗанова аңа көч биреп торырга килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев