Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2015 елда

БДИ Педагогия үлчәмнәренең федераль институты (ФИПИ) сайтка база һәм профильле дәрәҗәдә математика буенча БДИ демоверсияләре проектын куйган. ФИПИ хәбәр итүенчә, база дәрәҗәсе профиль вариантының гадиләштерелгән версиясе түгел, ул башка максатта - көндәлек тормыш һәм практик эшчәнлек өчен математика белемен тикшерү. База дәрәҗәсендә 20 мәсьәлә бар, ул гади исәп-хисапны ясый белүне...

БДИ Педагогия үлчәмнәренең федераль институты (ФИПИ) сайтка база һәм профильле дәрәҗәдә математика буенча БДИ демоверсияләре проектын куйган.

ФИПИ хәбәр итүенчә, база дәрәҗәсе профиль вариантының гадиләштерелгән версиясе түгел, ул башка максатта - көндәлек тормыш һәм практик эшчәнлек өчен математика белемен тикшерү. База дәрәҗәсендә 20 мәсьәлә бар, ул гади исәп-хисапны ясый белүне тикшерергә, стандар мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәк. Математика буенча база БДИ нәтиҗәләре биш баллы шкала буенча бәяләнә, йөз баллыга күчерелми, нәтиҗәдә әлеге нәтиҗәләрне вузга керү өчен бирергә мөмикнлек бирми. Профиль дәрәҗәсе 2014 елгы БДИга базаланачак һәм тигезләмә һәм тигезсезлекләрне чишүгә, функцияләр белән төрле гамәлләр башкаруга, геометрия мәсьәләләре чишүгә, математик модельләштерү нигезләрен белерүгә юнәлдерелгән. Математика буенча БДИ проектының ахыргысы түгел бу, ФИПИ белгечләре экспертлар белән тикшеү алып бара.

По материалам сайта http://www.ege.edu.ru/.

Фото с сайта http://yandex.ru/images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X