Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2 февральдә Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбендә батырлык айлыгына багышланган волейбол ярышы үткәрелде

Ярышта укучылар һәм районның яшь укытучылары командалары катнашты. - Мондый очрашулар балаларга һәм укытучыларга үзара якынаю мөмкинлеге бирә. Укытучылар үрнәгендә укучылар спорт белән шөгыльләнүгә тартыла. Шунысы шатлыклы, соңгы вакытта мондый очрашулар күп үткәрелә, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты хөкемдар Радик Зиннәтуллин. - Яшь мәгариф хезмәткәрләренә карата уңай караш күзәтелә,...

Ярышта укучылар һәм районның яшь укытучылары командалары катнашты.

- Мондый очрашулар балаларга һәм укытучыларга үзара якынаю мөмкинлеге бирә. Укытучылар үрнәгендә укучылар спорт белән шөгыльләнүгә тартыла. Шунысы шатлыклы, соңгы вакытта мондый очрашулар күп үткәрелә, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты хөкемдар Радик Зиннәтуллин.
- Яшь мәгариф хезмәткәрләренә карата уңай караш күзәтелә, моның өчен Татьяна Гращенкова җитәкчелегендәге профсоюз оешмасына рәхмәт белдерәбез. Нәкъ менә ул яшь укытучылар клубына бу ярышны оештырырга ярдәм итте.
Уен нәтиҗәләре буенча Рудник урта мәктәбе командасы җиңү яулады, Кама Тамагы татар мәктәбе икенче урында, укытучылар командасы өченчедә. Җиңүче команда кубок алды, калган катнашучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев