Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

15 февральдә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган “Җиңүнең таныш йөзе” дип аталган тарихи-патриотик республика акциясе башланды

Бу - "Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында" дигән тарихи-патриотик республика акциясенең өченче этабы. "Җиңүнең таныш йөзе" акциясе сугыш ветераннарын хөрмәтләргә һәм бөтенхалык бәйрәменә кушылырга теләүчеләрнең барысына да адресланган. Акцияне үткәрү формасы - мәктәп музейларының "Җиңү елъязмасы җуелмас" дигән мәгълүмати баннерлар булдыру. Анда белем бирү оешмаларының хәрби-патриотик юнәлештәге музейлары катнаша. Беренче...

Бу - "Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында" дигән тарихи-патриотик республика акциясенең өченче этабы.


"Җиңүнең таныш йөзе" акциясе сугыш ветераннарын хөрмәтләргә һәм бөтенхалык бәйрәменә кушылырга теләүчеләрнең барысына да адресланган. Акцияне үткәрү формасы - мәктәп музейларының "Җиңү елъязмасы җуелмас" дигән мәгълүмати баннерлар булдыру. Анда белем бирү оешмаларының хәрби-патриотик юнәлештәге музейлары катнаша.

Беренче этап - "Җиңү елъязмасы җуелмас" мәгълүмати баннер өчен материаллар әзерләү һәм җыю, макет әзерләү инде төгәлләнеп килә. Киләсе этапта мәктәп вәкилләре тарафыннан мәктәп музейларының "Җиңү елъязмасы җуелмас" мәгълүмати баннерларын яклавы февраль ахырына кадәр барачак. Республикада узачак йомгаклау этабы 1-10 март көннәрендә узачак. Һәр район анда үзенең иң яхшы баннерын тәкъдим итәчәк.

Май аенда баннер эшләнеп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашуы узачак М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев