Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Затон мәдәният йортының 50 еллык юбилее тулы зал белән узды

Кичә Куйбышев Затонда Столяров исемендәге мәдәният йортының 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үткәрелде. Клуб фотоальбом битләрен карап, кичәне алып баручылар бу еллар эчендә клуб сәхнәсенә чыгып, тамашачыларны сөендергән поселок кешеләрен искә алды. Алар арасында тулы бер династияләр бар. Мәсәлән, Солдатовлар клуб сәхнәсендә беренче көннәрдән үк чыгыш ясый. Балаларын, оныкларын алып...

Кичә Куйбышев Затонда Столяров исемендәге мәдәният йортының 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үткәрелде.

Клуб фотоальбом битләрен карап, кичәне алып баручылар бу еллар эчендә клуб сәхнәсенә чыгып, тамашачыларны сөендергән поселок кешеләрен искә алды.

Алар арасында тулы бер династияләр бар. Мәсәлән, Солдатовлар клуб сәхнәсендә беренче көннәрдән үк чыгыш ясый. Балаларын, оныкларын алып килгәннәр. "Аэлита" бию төркеме җитәкчесе Татьяна Демидованы белмәгән кеше юктыр.

Бик күпләр турында әйтергә була. Юбилей кичәсе күңелле, җыоы рәхмәт сүзләре белән алып барылды. Залда буш урыннар юк иде. Тамашачылар артистларның барысын да көчле алкышларга күмде. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки бу аларның балалары һәм оныклары, ә еш кына _ әниләре һәм әбиләре. Афәрин, затонлылар. Клубларның бик азы мондый тулы зал белән мактана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев