Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Заман таләбе

27 май - Бөтенроссия китапханәләр көнендә һәм Әдәбият елына бәйле рәвештә Олы Кариле мәдәният йортында үзәк һәм авыл китапханәләре катнашында «Китап һәм яшьләр» күчмә семинары үткәрелде. Китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты. Чараның практик өлеше эшлекле уен сыйфатында үткәрелде. Бүген китапханәләр мәгълүмати функция генә үтәп калмыйча, җирле җәмгыятьнең үзәге булып тора. Авыл китапханәсенә...

27 май - Бөтенроссия китапханәләр көнендә һәм Әдәбият елына бәйле рәвештә Олы Кариле мәдәният йортында үзәк һәм авыл китапханәләре катнашында «Китап һәм яшьләр» күчмә семинары үткәрелде. Китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты. Чараның практик өлеше эшлекле уен сыйфатында үткәрелде.

Бүген китапханәләр мәгълүмати функция генә үтәп калмыйча, җирле җәмгыятьнең үзәге булып тора. Авыл китапханәсенә буыннан буынга үз ихтыяҗлары һәм зәвыклары булган кешеләр йөри, анда һәр авыл кешесенең эчке дөньясы һәм авылның мәдәни рухы формалаша. Вакыт узу белән заманча мәгълүмати технологияләр тормышыбызга нык үтеп кергән чорда өлкән буын да компьютер грамоталыгына актив өйрәнә, авыл китапхәнәсе укучыларының ихтыяҗы да үзгәрә. Һәм аларга мондый мөмкинлек бирелә. Китапханәләрдә авыл халкы үзен кызыксындырган мәгълүматны китап-журналларда гына түгел, интернетта да таба, электрон энциклопедия һәм белешмәләр белән эшли, үзенә кирәкле социаль-көнкүреш һәм хокукый мәгълүматны таба ала. Хәзерге яшьләр китапханәгә килсен, төрле проектларда, чараларда катнашсын өчен нәрсә эшләргә, укучыларны җәлеп итү өчен эшнең нинди нәтиҗәле формаларын эзләргә, заманча технологияләр кулланып, яшьләр арасында китапханә имиджын ничек арттырырга - авылара үзәк иктапханә директоры Ләйсән Рахманова чыгышында күтәрелгән төп проблемалар шул иде. авылара үзәк китапханәнең әйдәүче методисты Резедә Кәримова эш төрләре , кызыклы программалар, чаралар үткәрүнең яңа мавыктыргыч формалары турында сөйләде - боларның барысын да китапханәчеләр игътибарга алып, үз китапханәләрендә куллана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев