Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Юбилейга кунаклар күп килде

12 декабрьдә Осинники авыл китапханәсе каршында оештырылган «Сударушка» хатын-кызлар клубы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге уңайдан оештырылган кичәгә авыл халкы гына түгел, районнан да кунаклар чакырылган иде. Юбилярларны әлеге истәлекле дата белән Лера Киселева котлады һәм МР башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина исеменнән рәхмәт хаты...

12 декабрьдә Осинники авыл китапханәсе каршында оештырылган «Сударушка» хатын-кызлар клубы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте.

Әлеге уңайдан оештырылган кичәгә авыл халкы гына түгел, районнан да кунаклар чакырылган иде. Юбилярларны әлеге истәлекле дата белән Лера Киселева котлады һәм МР башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина исеменнән рәхмәт хаты тапшырды, ә бүләккә бирелгән микрофон өчен стойка артистларыбызның күптәнге хыялы. «Сударушка» бу көнне авыл җирлеге башлыгы Әхәт Сәгъдиевтан, ТОС җитәкчесе Геннадий Арлановтан котлаулар кабул итте, ә ветераннар советы рәисе Мария Богатова һәм «Сударушка» клубы җитәкчесе Любовь Каракова үз котлауларын шигъри юллар белән җиткерде. «Сударушка» ансамбле, «Рябинушка» дуэты, шаян әбиләр (Валентина Махова һәм Ирина Емельянова) һәм бәйрәм кунаклары - «Лебеда» хоры, Тәмтедән Александр Назарычев һәм Людмила Пьянова, Кама Тамагыннан «Рафаэлло» бию төркеме, Куйбышев Затоннан Луиза Микерина чыгышы клуб әгъзалары һәм поселок халкы өчен менә дигән бүләк булды. Сударушкалыларның аш-суга осталыгын да кунаклар югары бәяләде. Кичә бу көнне бирегә җыелган иҗат кешеләре һәм коллективларның җыелма хоры башкаруындагы яраткан җырлары белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев