Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Йолдызлык» фестиваленең район этабы

Быел конкурс Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Анда 19 җырчы һәм ике бию төркеме катнашты.Кызганычка каршы, елның-елында әлеге конкурста катнашучыларның саны кими бара. Яшь артистларны әзерләү сыйфаты да төшә. Әмма быел олыкарилеләр шатландырды. Мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин ике бию коллективын хореографтан башка әзерләп, сәхнәгә чыгара алган. Әлбәттә, аларга әле эшлисе...

Быел конкурс Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Анда 19 җырчы һәм ике бию төркеме катнашты.Кызганычка каршы, елның-елында әлеге конкурста катнашучыларның саны кими бара. Яшь артистларны әзерләү сыйфаты да төшә. Әмма быел олыкарилеләр шатландырды. Мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин ике бию коллективын хореографтан башка әзерләп, сәхнәгә чыгара алган. Әлбәттә, аларга әле эшлисе дә эшлисе, әмма беренче адымны алар ышанычлы ясады.

Балалар музыка мәктәбе укытучысы Ирек Зарипов укучылары осталыкларын арттырып, сәхнәдә үзләрен иркен тота. Яңа исемнәр- Айсылу муллагалиева, Катя Идиятуллина, Валерия Литвинова, Гүзәл Нургалиева, Диана Шангуллина, Раил Халитов һәм башка исемнәр пәйда булды. Аларның кайсыныңдыр беренче чыгышы уңышлы булса, икенчеләренә әле эшләргә кирәк.

Балалар музыка мәктәбе укучылары жюри хөкеменә гадәттәгечә көчле номерлар тәкъдим итте. Укытучылар Зимфирә Хәйбуллина, Лидия Старшинина, Зөлфия Мөхәммәдиева янәдән укучыларыөчен планканы күтәрде. Нәтиҗәдә бер атнадан конкурсның зона этабында район данын Диана Евсеева, Ксения Юманова, Апполенария Лазарева, Эльвина Мөхәммәдуллина, Алия Байтимерова, Айсылу Муллагалиева, Раил Халитов, «Яшьлек» һәм «Камелия» вокаль ансамбльләре һәм конферанс Алия Нигъмәтуллина яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев