Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яздан аерып булмый Тукайны...

Бәйрәмчә бизәлгән Үзәк китапханә каршында Тукай бәйрәмен шарлар һәм флажоклар тоткан китапханәчеләр "Бәйрәм бүген" җыры астында флеш-моб белән ачып җибәрделәр. "Яздан аерып булмый Тукайны..." - дип язган Равил Фәйзуллин. Әйе, апрель бөек Тукаебызны бүләк иткән илаһи ай. Апрель безне моңсу да иткән. Апрель ташулары кузгалыр-кузгалмас, нибары 27 ел яшәп, сөекле...

Бәйрәмчә бизәлгән Үзәк китапханә каршында Тукай бәйрәмен шарлар һәм флажоклар тоткан китапханәчеләр "Бәйрәм бүген" җыры астында флеш-моб белән ачып җибәрделәр.

"Яздан аерып булмый Тукайны..." - дип язган Равил Фәйзуллин. Әйе, апрель бөек Тукаебызны бүләк иткән илаһи ай. Апрель безне моңсу да иткән. Апрель ташулары кузгалыр-кузгалмас, нибары 27 ел яшәп, сөекле шагыйребез мәңгелеккә китеп барган. Җыр-шигырьләре, әкиятләре, олуг өмидләре, халыкның намусы булып киләчәк буыннар хәтерендә аның бай иҗат мирасы калды.

Без һәр язда бөек шагыйрьнең җыр-моңнарын, шигырьләрен күңелләребездә кабат-кабат яңартабыз. Үзәк китапханә каршында узган бәйрәмдә татар һәм рус мәктәбеннән килгән укытучылар, укучылар, авыл китапханәчеләре катнашты. Җыелган тамашачыларны Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Ибатуллина Нәсимә Сәлах кызы котлады. Шигырь укуларны татар мәктәбеннән Загидуллина Зәринә Г.Тукайның "Китап" шигыре белән башлап җибәрде. Аны Эльза Гарифуллина, Алисә Әхмәтҗанова, Дәниф Хәйруллин, Рузилә Хуҗина дәвам иттеләр. Рус урта мәктәбеннән Тукай шигырьләрен Рузилә Бикмуллина, Илсия Закирова, Айдар Вафин, Регина Нафигова, Әдилә Валиеваның зур осталык белән сәнгатьле итеп укулары тамашачыларга бик ошады. Бәйрәмгә әлеге мәктәптән 4 сыйныф укучылары оешкан төстә килделәр.

"Шагыйрьләр язган җырлар арасында "Тәфтиләү"дән дә көчлерәк җыр юк",- дип язган иде С.Хәким. Нинди илаһи көч бу җырда. Каратал авылы клубы мөдире Талия Яруллина әлеге җырны башкарып, безнең күңелләрне әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китте. Дамирә Сөләйманова барыбызны да татар халкы биюенә чакырды.

Тукай һәм туган тел. Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз. Бәйрәм дә татарларның гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Уку залы китапханәчесе Заһретдинова М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев