Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь талантлар фестиваль -конкурсы

5 майда Казанның Залесный мәдәният үзәгендә «Восходящая звезда-2015» республика иҗат фестиваль-конкурсы булды. Фестиваль-конкурста Питрәч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Актаныш, Кукмара районнары авыл җирлекләре, Болгар һәм Казан шәһәреннән катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Жюри составында халыкара конкурслар алу лауреаты, өстәмә һөнәри белем бирү институты ректоры Рамил Садриев, өстәмә һөнәри белем бирү институтының...

5 майда Казанның Залесный мәдәният үзәгендә «Восходящая звезда-2015» республика иҗат фестиваль-конкурсы булды.

Фестиваль-конкурста Питрәч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Актаныш, Кукмара районнары авыл җирлекләре, Болгар һәм Казан шәһәреннән катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Жюри составында халыкара конкурслар алу лауреаты, өстәмә һөнәри белем бирү институты ректоры Рамил Садриев, өстәмә һөнәри белем бирү институтының һөнәри һәм халык үзешсзәг таланты кафедрасы доценты Марианна Герасимова, КазГуки эстрада-джаз музыкасы кафедрасы доценты Раушания Яруллина иде. Куйбышев затонның «Аэлита» иҗат берләшмәсе «Хорегорафия» номинациясендә ике бию тәкъдим итте. Жюри яшь биючеләр чыгышын югары бәяләде: кече төркем - III дәрәҗә диплом, урта төркем II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Иҗүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә тагын да югарырга үрләрен яулавын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев