Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшәргә көч бирәләр

Узган җомгада район мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Мирсәй Әмирнең "Гөлшаян" исемле комедиясен уйнадылар.

Театр ул-әллә нинди сихри дөнья, кешене үзгәртә дә куя. Бер караудан ук күзгә ташланып тормаган, төскә дә бик үк матур булмаган берәү килеп чыга да сәхнәгә- я Хода, дөньяга нур тула. Бу шулай артистның җан җылысы сәхнәгә күчә. Сәхнә ул могҗиза. Бу көнне дә залны тутырып тамашачы килгән иде. Сәнгатькә гашыйк кеше генә үз фикерен әйтә ала дип, Гүзәл ханымны тыңладым: "Әйе, мин сәнгатькә гашыйк. Театр артистларының сәләтенә сокланам, кешеләрне сөендереп яшәр өчен туган алар, яшәргә көч бирәләр. Мирсәй Әмир сугыштан соңгы елларда язылган классик әсәр бүген дә актуальлеген югалтмаган. Тормышчан, дөньяви».
Рокыя ханым: Бик яратып карадым, тагын килсеннәр, театр сирәк килә бит.
Әйе, хак әйтә тамашачы. Без тагын көтеп калабыз аларны. Спектакль башланганчы Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова (төп роль -Гөлшаянны уйный) һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдиновлар (хәзрәт ролен башкара) белән театр хакында әңгәмә кордык.
Наил абый безнең районга беренче тапкыр гына килүе түгел, шуңа күрә районыбызның, юлларның төзекләнүен, үзгәрүен, йортларның матур булуын әйтеп үтте. "Биредә тамашачы безне җылы, табигый кабул итә",-дип кушылды сүзгә Лилия.
-Элеккеге белән хәзерге тамашачының аермасын нидә күрәсез?
-Сугыштан соңгы елларда театр заллары шыгрым тула иде. Элек телевизор сирәк кешедә булган, әмма йорт саен балалар саны күп. Аннан- спектакльдә уйналган образлар аша түрәләргә әхлак тәрбия бирә идек. Хәзер әйтсәң ни дә...
-Нинди планнар белән яшисез?
-Соңгы вакытта сәхнәгә куелган Мөһәммәд Мәһдиевнең "Без 41 нче ел балалары" Туфан Миңнуллинның "Төш", Исламия Мәхмүтованың "Күрәсем килгән иде" спектакле зур аншлаг белән бара, халык яратып карый аларны. Яшьләребез дә өметле, бүгенге спектакльдә Гөлназ Нәүмәтова уйный, Харис Хөснетдиновлар режиссер Рәшит Заһидуллин үзе укыткан өметле яшьләр.
-Лилия, сиңа төп рольләр бик килешә, гел шулай түгелдер инде ул...
-Әни язган (Исламия Мәхмүтова - Л.Г.) "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклендә мин эпизодик рольдә, ягъни икенче урында. Миңа ошады, лирик рольләрне бирәләр. Артист ул роль бирсәләр уйный, бирмәсәләр юк.
-Гаиләгез турында сөйләп үтегез әле.
-Хәзерге вакытта гаилә ул- әти. (Хәлил Мәхмүтов- Л.Г.) Аңа катлаулы операция ясадылар. Реабилитация үзәгендә табиблар игътибарында. Быел гына Ринат белән икебез дә югары белем алдык.
-Улыгыз сезнең юлдан китәр дип уйлыйсызмы?
-Улыбыз Ришат информатика белән кызыксына. Театр дип түгел.
-Сезгә уңышлар телибез.
Спектакльдә шулай ук Лилиянең тормыш иптәше Татарстанның атказанган артисты Ринат Шәмсетдинов, Шамил Фәрхетдинов, якташыбыз-Балчыклы егете Илгизәр Хәсәнов һәм башкалар уйнады. Тамашачы фикере дөрес, тагын килүләрен көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X