Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Яңа китап кичәсе

    16 августта Келәнче мәдәният йортында яңа гына дөнья күргән «Яза каләм Келәнче, Бәки кылганнарын» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Китапның иганәчесе - РФ Дәүләт Думасы депутаты, райондашыбыз Илдар Гыйлметдинов аның кереш сүзендә болай дигән: «Кешенең аң дәрәҗәсе үзенең килеп чыгышы тарихын белү белән бәяләнә. Тарих ул - милләт тарихы...

    16 августта Келәнче мәдәният йортында яңа гына дөнья күргән «Яза каләм Келәнче, Бәки кылганнарын» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

    Китапның иганәчесе - РФ Дәүләт Думасы депутаты, райондашыбыз Илдар Гыйлметдинов аның кереш сүзендә болай дигән: «Кешенең аң дәрәҗәсе үзенең килеп чыгышы тарихын белү белән бәяләнә. Тарих ул - милләт тарихы да, туган районың, авылың, гаиләң, нәселең тарихы да». Басманың эшче төркеме: Рөстәм Гыйлметдинов, Роза Хәмитова, Алсу, Айгөл, Лилия Гарифуллиналар, Юрий Ильин, Юрий Чумаков, Лилия Кадыйрова, Ильмира Сабирҗанова, Игорь Щацилло үзләренең көчләреннән килгәнче шушы тарихны барлау һәм киләчәк буынга калдыру өчен зур эш башкарып чыккан. Җирлек башлыгы Дамир Кадыйров китапка кереш сүздә болай дигән: «Бер нәрсә өчен китап төзүчеләргә аеруча рәхмәт әйтәсе килә: 1730 еладан алып 1935 елга кадәр Келәнче халкының исемлеген, нәсел җепләрен тоташтырырга булыша». «1200-1500 халкы булган, ике мәхәлләсе эшләп торган - бу безнең Келәнчебезнең тарихы»,- диде җирлек башлыгы горурланып. ХХ гасырның 21нче елында Идел буенда көчле ачлык хөкем итә, шул вакытта авылдан Себергә күчеп китүчеләр күп була. 1928-1929 еллардан авыл тарихы колхоз тарихы белән үрелеп бара. Хәзер дә биредәге халык, монда туып-үскән, әмма башка җирләрдә, төрле эшләрдә эшләүчеләр берәмтекләп үз тарихын барлый. Келәнчеләргә карап, горурлану хисе кичерәсең. Нәсел-шәҗәрәсен белгән халык, үзенең авылын саклап кала алыр, дигән зур өмет туа күңелләрдә. Әлеге кичәгә дә Казаннан күп кунаклар кайткан, күрше авыллардан, Бәкидән килүчеләр дә бар иде. Ул «Келәнче» җыры белән башланып китте. Авыл тарихы турында Роза Хәмитова озак сөйләде. Фирая Ишморзина авылдашларына шигырьләрен тәкъдим итте. Алсинә Әхмәтҗанова һәм Гөлсем Нәҗмиева киәчне онытылмаслык итеп алып барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: