Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Укучыларыбыз республика бәйгеләрендә

Мәктәбебездә һәр елны укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, үзләренең зур тырышлыкларын күрсәтәләр. Бу бер яктан бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч, ә икенче яктан, әлбәттә, яхшы әзерлекне сорый, вакыт кына җитсен. Март аенда үткәрелгән тарихи-мәдәни мирас елына багышланган VIII Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының "Нәфис сүз" номинациясендә катнашып, укучыларыбыз: Әдилә Вәлиева...

Мәктәбебездә һәр елны укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, үзләренең зур тырышлыкларын күрсәтәләр. Бу бер яктан бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч, ә икенче яктан, әлбәттә, яхшы әзерлекне сорый, вакыт кына җитсен.
Март аенда үткәрелгән тарихи-мәдәни мирас елына багышланган VIII Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының "Нәфис сүз" номинациясендә катнашып, укучыларыбыз: Әдилә Вәлиева (3 кл), Ильяс Шәйхаттаров (5А),
Алия Нигъмәтҗанова (6А), Наилә Хәнәнова (6А), Илүзә Яруллина (6Б), Элина Яшина (11Б) уңышлы чыгыш ясады. "Вокал" номинациясендә гүзәл кызларыбыз: Ризалә Хәмидуллина (5Б), Ләйлә Билалова (6Б), Илгинә Исмәгыйлева (6б), Назгөл Гыйлметдинова(6А), Ләйсән Хәсәнова (7А) "Умырзая" җырын башкардылар. Бәйгедә катнашучы барлык укучыларга да Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дәүләт оешмасы "Идел" яшьләр үзәгеннән сертификат бирелде.
Г. Тукайга багышланган Республикакүләм "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесендә дә (район этабы) 1-4 сыйныф укучылары бик теләп, кызыксынып катнашты. Тукайның төрле әсәрләренә багышланган кызыклы кул эшләре мәдәният йортына тапшырылды. Кул эшләреннән күркәм күргәзмә оештырыла һәм иң яхшы эшләр республикага җибәрелә.
Укучыларыбызның төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлы урыннар яулавында, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының роле бик зур. Аларга чын күңелдән зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә укучылар белән берлектә, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләргә һәм яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев