“Туфан Туфан инде ул”
Әнә шундый исем астында драматург, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе якташыбыз Туфан Миңнуллин хакында 26 минутлык документаль фильм төшергәннәр. 24 апрельдә Казанның "Мир" кинотеатрында әлеге фильмның премьерасы булды. Безнең районнан анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Туфан музее җитәкчесе, аның авылдашлары катнашында 9 кешелек делегация барды. ТРның кинемотографистлар Союзы рәисе Илдар...
Әнә шундый исем астында драматург, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе якташыбыз Туфан Миңнуллин хакында 26 минутлык документаль фильм төшергәннәр. 24 апрельдә Казанның "Мир" кинотеатрында әлеге фильмның премьерасы булды. Безнең районнан анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Туфан музее җитәкчесе, аның авылдашлары катнашында 9 кешелек делегация барды. ТРның кинемотографистлар Союзы рәисе Илдар Матуров фильмны төшерүдә ярдәм итүчеләргә, шул исәптән безнең район җитәкчеләренә дә рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев