Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр берләштерә һәм талантларны ача

Келәнче халык театры “Идел-йорт” конкурсына авылдашлары Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Ике аккош” пьесасы буенча куелган спектакльне тәкъдим итте.

Быел театр коллективы чын мәгънәсендә халык спектаклен күрсәтте – үзешчән артистлар Келәнче авылында туып-үскән Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Ике аккош” спектаклен куйды. Әсәрнең сюжеты да, вакыйгалар үсеше дә спектакльнең буеннан-буена тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте. Вакыйга картлар йортында бара. Язмыш сынавы буенча Маһинур һәм Асылбикә исемле өлкән яшьтәге ике ханым интернатта яши, әмма алар һәрнәрсәдән канәгатьсезлек белдерүче күршеләре Саимә кебек язмышларыннан зарланмыйлар. Маһинурның ике никахтан ике баласы бар, улы һәлак булган, ирләре дә вафат. Эчү белән мавыгучы кызын Маһинур бик кызгана, ярата... Ә Асылбикә инвалид арбасына утырып хәрәкәт итә, ләкин күңел көрлеген югалтмаган. Бүлмә ул чиккән сөлгеләр белән бизәлгән, ә уртада – чигүле “Ике аккош” картинасы. Бу ике ханым янына шәһәр хатыны Кадрияне урнаштыралар. Кадрия гомер буе кибет директоры булып эшләгән, картлар йортында яшәрмен дип күз алдына да китермәгән, бер сәгать эчендә ул бернәрсәсез калган: янгын чыгып, йорты, гаражы, машинасы янып беткән, ә кызы гаиләсе белән күптән Америкада яши.
Биредә әнә шундый төрле язмышларга ия булган хатын-кызлар очрашкан. Интернатта чисталык, тәртип хөкем сөрә, шәфкать туташы үз карамагындагыларны карый, аларның тамаклары тук, өсләре бөтен, ләкин, әлбәттә, күңел төпкелендә һәркайсының үз якыннары, яраткан кадерле кешеләре белән бергә яшисе килә, гәрчә бу турыда берсе дә сиздерми, бары эчтән генә аларны көтеп яши. Ә могҗиза бар: Асылбикәнең үлгән дип уйлап йөргән кызы табыла, Кадриянең дә барысы да җайга салына. Ә ак хыял символы булган ике аккош – Асылбикәнең иң газиз кешеләре булып чыга, хыялларга, һичшиксез, ышанырга кирәк.
Үзешчән артистлар сәхнәдә уйнамадылар – тулы бер гомер кичерделәр: алар тудырган образлар шулкадәр ышандырырлык һәм табигый иде. 
-Без шатлыклары, сагышлары, өмет-хыяллары булган тулы бер тормышны тамаша иттек, - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм жюри әгъзасы Ирина Кузиева. – Бу рольләрне талантлы башкару гына түгел, якташларыбызның яңа иҗади мөмкинлекләрен дә ачу, пьесаның үзен дә якташыбыз язган, бу аеруча сөендерә.
Премьерада Гөлшат Мөхәммәтшина да бар иде, ул артистларга рольләрне төгәл башкарулары өчен, ә тамашачыларга театрга булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде.  
Спектакль тамашачылар күңелен яулавын дәвам итә. 7 март көнне аны Яңа Сала авылында яшәүчеләр карады, ә Ютуб-каналга куелган спектакльне караучылар саны көннән-көн арта. “Ике аккош” ны интернеттан караган казанлылар фикере:
- Бу, чыннан да, тормышчан вакыйга, изге күңеллелек, шәфкатьлелек, чыдамлык, мәрхәмәтлелек һәм тормыш сөючәнлек кебек кешелек кыйммәтләре яхшыга өмет уята – һәркем тормыштан үзе лаек булган әйберне ала, - дип билгеләп үтте Мөгамбәр Шәрипов. 
- Бу спектакльне киләчәктә шәһәр театрлары да уйный алыр иде, ул моңа лаек, - дип саный Галия Шакирова.
«Идел-Йорт» театраль конкурсы районыбыз буенча атлавын дәвам итә һәм театр сәнгать сөючеләрне, кайда яшәүләренә карамастан, берләштерә, шулай ук якташларыбызның  талантларын да ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев