Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан китапханәләрендә түләүсез Wi-Fi барлыкка киләчәк

Быел Татарстан китапханәләрендә түләүсез Wi-Fi барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының ведомство башлыгы Роман Шәйхетдинов. "2015 Әдәбият елында барлык республика һәм үзәк китапханәләрдә, хәтта Казан һәм Яр Чаллының үзәк китапханә филиалларында да китапханә укучылары өчен интернетка түләүсез керү өчен Wi-Fi нокталары куелачак, -ди министр, - 1,5...

Быел Татарстан китапханәләрендә түләүсез Wi-Fi барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының ведомство башлыгы Роман Шәйхетдинов.

"2015 Әдәбият елында барлык республика һәм үзәк китапханәләрдә, хәтта Казан һәм Яр Чаллының үзәк китапханә филиалларында да китапханә укучылары өчен интернетка түләүсез керү өчен Wi-Fi нокталары куелачак, -ди министр, - 1,5 мең китапханәнең үз сайтлары барлыкка киләчәк. Китап укучыларның бердәм базасын булдыру һәм бердәм электрон китап уку билеты кертү эше дәвам ителәчәк. Дәүләт хезмәтләре порталы һәм "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы ярдәмендә узган елда концертлар 15 мең һәм спорт чараларына 4 млн. сумнан артык билет сатылды".

Ведомтво башлыгы игътибарны 14 театр һәм музейны программа белән тәэмин итү һәм onlain-сатуга тулысынча күчү өчен инфраструктура белән җиһазландыру турында карар чыгарылуга игътибар бирде. Әлеге система яңа театр сезонында җибәреләчәк. Коллегия эшендә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникация министры Николай Никифоров һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев