Идел таннары
  • Рус Тат
  • Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел

    Тел - кешеләрнең аралашу чарасы, күп телләр белү- ул зур байлык, хәзинә. Әмма кайбер ата - аналар әле моны аңлап бетерми. Саф татар кешесенең : "Минем балам татар телен аңламый, өйрәнәсе килми, диючесе дә юк түгел. Бу зур ялгышлык, әлбәттә. Күп телләр белү ул бит мәртәбә, ул бит авыр йөк...

    Тел - кешеләрнең аралашу чарасы, күп телләр белү- ул зур байлык, хәзинә. Әмма кайбер ата - аналар әле моны аңлап бетерми. Саф татар кешесенең : "Минем балам татар телен аңламый, өйрәнәсе килми, диючесе дә юк түгел. Бу зур ялгышлык, әлбәттә. Күп телләр белү ул бит мәртәбә, ул бит авыр йөк түгел, аны күтәреп йөрисе дә юк.
    "Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел,"- диләр борынгылар, чөнки туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе -анасы өйрәтә, өйрәтергә тиеш. Шуңа күрә дә аны -Ана теле - дип атыйлар.Безнең телебез бик матур, ягымлы, шуңа да аны яратмый мөмкин түгел.Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләшкән, безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар,әкиятләр сөйләгәннәр. Һәркем үз телендә сөйләшә белергә, үз телен яратырга тиеш.
    Шуны истә тотып, без ел саен балалар белән "Туган тел" бәйрәме уздырабыз.
    Ул, гадәттә, Г. Тукайның туган көнендә - 26 апрельдә уза, быел да нәкъ шулай булды. Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик теләп татарча шигырь, җырлар, җырлы уенннар өйрәнде. Бу эштә күп ата - аналар да булышты. Телебезнең кирәклеген аңлап, баласына теләктәшлек күрсәткән әти-әниләргә мин бик рәхмәтлемен, чөнки бала әле укый белми, ул берничек тә шигырьне дә, җырны да үзлегеннән өйрәнә алмый. Ә аның бик тә өйрәнәсе килә. Алар аны үзләре теләп, хәтта сайлап алалар. Шигырен ятлап, өйрәнеп килгән баланың йөзендә нур балкый: "Апа, мин беләм, мин өйрәндем",- дип, каршыга йөгереп килә ул, катлы-катлы сөйләп күрсәтә. Менә шундый куанычлы мизгелләр күбрәк булсын иде. Ә кайберсе башын түбән ия: "Әтинең дә, әнинең дә вакыты юк, миңа өйрәтмәделәр, я булмаса.без шигырьне югалттык",- ди. Шунысы кызык, гел бер үк баланың шигыре "югала", хәтта 3-4 тапкыр да "югалырга" мөмкин. Шулкадәр ваемсызлыкны берничек тә аңлап та, аклап та булмый. Кайбер бала 5 куплетлы шигырьне дә икенче көнне үк өйрәнеп килә, кемдер бер куплетны да ай буе өйрәнми. Әти-әниләр балаларга күбрәк игътибар итеп, ярдәм итеп торса, баланың уңышлары күбрәк була. Вакытны кызганмыйча бала белән сөйләшергә, аралашырга, аны нәрсә борчый, шуны вакытында ачыклап ярдәм итәргә кирәк.
    Без хәзер федераль дәүләт таләпләренә туры китереп төзелгән укыту-методик комплекты белән эшлибез. Бу - яңа матур күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, өстәл театры атрибутлары, аудио-видео язмалар, кассеталар, мультфильмлы дисклар. Кабинет ноутбук һәм магнитофон белән җиһазландырылган, мультимедиа ресурсларын да нәтиҗәле кулланып була.
    Ә менә татар телендәге мультфильмнарны балаларына күрсәтергә теләгән әти-әниләргә бер мәгълүмат. Интернетта «Сайт Министерства образования и науки РТ» га кереп, анда «Дошкольное образование» бүлегеннән 59 татар телендәге мультфильмны табып карарга мөмкин.
    Менә уку елы тәмамланып та килә, берникадәр нәтиҗәләр дә ясарга була.Балалар һәр төркемдә үз мөмкинлекләреннән чыгып нәтиҗәле эшләр башкардылар. Уртанчылар төркемнәрендә «Яз бәйрәме» гөрләп үтте. Мәктәпкә әзерлек һәм өлкәннәр төркемнәре быел әниләрен татарча җырлар, шигырьләр белән котлап: «Әнием - алтыным», «Иң кадерлем - әнием» исемнәре астында үткән бәйрәм иртәләре белән сөендерделәр. Ә татар драма түгәрәгенә йөрүчеләр «Теремкәй» һәм «Түгәрәк» әкиятләрен барлык төркем балаларына да яңача вариантта күрсәтеп, аларга шатлык бүләк итте. Балалар бик актив, аларның бөтенесен булдырасы, үзләрен төрле геройлар булып сынап карыйсылары килә, әмма нигә генә тотынсаң да телне белергә кирәк һәм һәрвакыт әти-әниләрнең актив булышлыгы сорала.Татар гаиләсе булып та өйләрендә рус телендә аралашучы балалар бик кыен хәлдә кала.
    Йомгаклап шуны әйтәсе килә, үз балаларыгызны яратып - сөеп тәрбияләгез, аларга мәхәббәтегезне дә, көчегезне дә, вакытыгызны да, аралашырга телегезне дә кызганмагыз.
    «Ни чәчсәң, шуны урырсың» ди бит татар халык мәкале. Кечкенә чакта нәрсә өйрәтәсең, баланың күңелен нинди изге гамәлләр белән тулыландырасың, картлыкта шуның нәтиҗәсе сөендерерлек булсын.Үзебезнең туган телебездә сөйләшүче, әдәпле, мәрхәмәтле, инсафлы балалар тәрбиялик.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: