Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар егете - 2013

Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә урта яшьтәге малайлар арасында итагатьлелек, тапкырлык, татар җырларына, биюләренә хөрмәт хисен уяту максатыннан "Татар егете" бәйгесе үткәрелде. Чарада 6 сыйныфтан Кадыйров Салават, Хамматов Айрат, 7 сыйныфтан Әскәров Данияр, Әскәров Рәзил, Сәфәров Ришат, Айсин Альмир катнашты. Бәйге 5 бүлектән торды. "Таныш булыйк" бүлегендә...

Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә урта яшьтәге малайлар арасында итагатьлелек, тапкырлык, татар җырларына, биюләренә хөрмәт хисен уяту максатыннан "Татар егете" бәйгесе үткәрелде.
Чарада 6 сыйныфтан Кадыйров Салават, Хамматов Айрат, 7 сыйныфтан Әскәров Данияр, Әскәров Рәзил, Сәфәров Ришат, Айсин Альмир катнашты.
Бәйге 5 бүлектән торды. "Таныш булыйк" бүлегендә алар үзләре белән таныштырды. "Ак алъяпкыч билләрдә" бүлегендә суган чистарттылар, аны вак-вак итеп турадылар, төймә тактылар.
Алдагы бәйге татар халык биюен иң оста башкаруга игълан ителде. Малайлар озын чәчле кызларга үзләренең чәч үрү - прическа ясау серләрен чиште.
Бәйге музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.
Соңыннан жюри йомгак ясады. 6 сыйныфтан Кадыйров Салават "Татар егете-2013" исеменә лаек булды.
Бәйрәмдә катнашкан егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев