Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тарих сулышын тоярга

Теләсә кайсы музей миссиясе - фондларны саклау, аларны өйрәнү, презентация һәм популярлаштыру. - Бүген яшьләр тарихи аң формалаштыруда, үтелгән тарихи юлны аңлау, бүгенгенең башлангычын эзләү һәм киләчәккә сабак алуда музейлар роле аеруча мөһим, - ди Кама Тамагының туган якны өйрәнү музее директоры Ирания Сәгъдиева. Музей хезмәткәрләренең бурычы - тарихыбызны кешеләр...

Теләсә кайсы музей миссиясе - фондларны саклау, аларны өйрәнү, презентация һәм популярлаштыру.
- Бүген яшьләр тарихи аң формалаштыруда, үтелгән тарихи юлны аңлау, бүгенгенең башлангычын эзләү һәм киләчәккә сабак алуда музейлар роле аеруча мөһим, - ди Кама Тамагының туган якны өйрәнү музее директоры Ирания Сәгъдиева.
Музей хезмәткәрләренең бурычы - тарихыбызны кешеләр өчен аңлаешлы, кулай, якын итү. Әлеге рухи йортка килүчеләр бурычы исә тарихи артфактларны аңлау, тою, белү, гаҗәпләнү һәм соклану.
Бүген туган якны өйрәнү музее эше күп кенә учреждениеләр, оешмалар, мәгариф учреждениеләре һәм муниципаль берәмлекләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Музей директоры туган як тарихын саклау эшенә битараф калмаучыларга рәхмәтле.
Музейга бүләкләр алып килүчеләр һәм аның ярдәмчеләре аерым рәхмәткә лаек.
Бүләк итү ункөнлегендә - 7-17 майда музей фонды яңа, кызыклы экспонатлар белән тулыланган.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм шәхсән директор үзе шәхси әйберләрен, документлар, фоторәсемнәр, иҗат эшләрен бүләк итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерә.
- Татьяна Тимофеева, Алевтина Докина, Раиса Митрошина, Әлфия Һадиева, Иван Маховик, Надежда Моратова, Галимҗан Яруллин һәм башка бик күпләргә музейга бүләк иткән әйберләре өчен рәхмәт, - ди Ирания Сәгъдиева һәм район халкын активрак булырга чакыра, чөнки бу безнең уртак тарихыбыз.
18 майда Музейлар көне билгеләп үтелә. Без барлык музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга яңа, кызыклы чараларга илһам, яңа экспозицияләр булдырырга һәм ярдәмчеләренең - тарихыбыз белән кызыксынучыларның, район тарихын саклау эшендә ярдәм итәргә сәләтлеләрнең күбрәк булуын телибез.
Рәсемдә: Алевтина Докина бүләк иткән әйберләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X