Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Танылган язучылар белән очрашу

18 августта авылара китапханәдә танылган татар язучылар белән очрашуүткәрелде. Мәдинә Маликова һәм Рәдиф Сәгъдиев китапханәчеләр, авыл клублары мөдирләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. Мәдинә Маликова 5августта үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган. Ул үзенең яңа «Көмеш билбау» китапбын тәкъдим итте. Язучы, драматург Рәдиф Сәгъдиев бу юлы якташларына шигырьләрен...

18 августта авылара китапханәдә танылган татар язучылар белән очрашуүткәрелде. Мәдинә Маликова һәм Рәдиф Сәгъдиев китапханәчеләр, авыл клублары мөдирләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты.

Мәдинә Маликова 5августта үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган. Ул үзенең яңа «Көмеш билбау» китапбын тәкъдим итте. Язучы, драматург Рәдиф Сәгъдиев бу юлы якташларына шигырьләрен укыды. Казаннан тагын бер кунак Илгизәр Исламов үзе баянда уйнап, танылган татар җырларын башкарды. Лаеклы ялга чыкканчы ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендәэшләгән. ТР Милли китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлфия Гыймадиева китапханә, аның фонды турында сөйләде һәм аның республика халыкларының милли мирасының аеруча кыйммәштле объект булуын билгеләпүтте. МЦБ директоры Ләйсән Рахманова укучылар исеменнән кунакларга рәхмәт әйтте. Мәдинә Маликованың «Югалган якутлар», «Арыш тәме» һәм башка исемдәге китаплары киң даирә укучыларга таныш. Ахырдан МР башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Кәримуллин язучылар һәм укучыларның җанлы аралашуы ике як өчен файдалы булуын ассызыклады һәм барысын да районда август аенда Туфан Миңнуллинның 80 яшьлегенә багышлан үткәреләчәк чараларга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев