Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Талантларга - юл

22 февральдән 24енә кадәр, өч көн рәттән, район мәдәният йортында 8 район катнашында балалар-яшьләр һәвәскәр курчак һәм театраль коллективларының республика зона конкурсы булып узды. 6 кешедән торган компетентлы жюри балалар иҗат коллективына һәм аларның җитәкчеләре эшенә бәя бирде. Конкурсны кереш сүз белән режиссер, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм...

22 февральдән 24енә кадәр, өч көн рәттән, район мәдәният йортында 8 район катнашында балалар-яшьләр һәвәскәр курчак һәм театраль коллективларының республика зона конкурсы булып узды. 6 кешедән торган компетентлы жюри балалар иҗат коллективына һәм аларның җитәкчеләре эшенә бәя бирде.
Конкурсны кереш сүз белән режиссер, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм республика конкурслары фестивальләре лауреаты Камил Саттаров ачты. Үз чыгышында ул республикабызда бу юнәлештә зур эш алып барылуын, бүгенге көндә 15 профессиональ, 1802 үзешчән театр коллективы эшләп килүен, аларда 20 меңнән артык кеше шөгыльләнүен әйтеп узды. 111 халык театр коллективы бар- шулардан 83е татар телендә, 23е- урыс, 4е чуваш, 1 удмурд халык театры. Аннан соң жюри әгъзасы, якташыбыз, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъдиев лаеклы җиңү теләде.
Чыгышларны караганнан соң шундый фикергә киләсең - республикабыз районнарында талантлы балалар күп, шактый тәҗрибә туплаган җитәкчеләр аларның башкару осталыгын күтәрүдә армый-талмый хезмәт итә, яңа иҗади эзләнүләр өстенә эшлиләр. Шунысын да билгеләп үтми мөмкин түгел, коллектив җитәкчеләренең күбесе - татар теле укытучылары, алар тел белән милләтебезне саклауга зур өлеш кертәләр, тәрбия эше алып баралар. Ә сәхнәдә үскән бала ул бервакытта да югалып калмый. Күп коллективлар инде зур бүләк ияләре, республика смотр-конкурсларында җиңүчеләр, ТР Мәдәният министрлыгының төрле дәрәҗәдәге "Алтын битлек" дипломантлары. Матур сәхнә костюмнары, уңышлы сайланган декорация, курчаклар, музыкаль бизәлеш балаларның башкару осталыгын күтәрүдә ярдәмче булды. Һәркем үз роленә кереп, тамашачыны ышандыра алырлык итеп уйнады, соклану хисләре уятты. Абдулла Алишның тууына 105 ел тулу уңаеннан аның "Сертотмас үрдәк" (Зеленодольск районы), "Ничек эт үзенә хуҗа эзләгән" (Буа районы), якташыбыз Туфан Миңнуллинның "Җен алыштырган" (Тәтеш районы), Фәнис Яруллинның «Вәгъдәсез тиен Тим-Тим» кебек әсәрләрен сәхнәләштергәннәр. Безнең районнан ике коллектив үз чыгышын тәкъдим итте. Беренчесе - Кама Тамагы гомумбелем бирү мәктәбенең балалар театр түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" (җитәкчесе - Гөлнара Исмәгыйлева) әсәреннән өзек күрсәттеләр. Икенчесе- бу мәктәпнең "Раушан" балалар театр түгәрәгенә йөрүчеләр (җитәкчеләре Рушания Хәйруллина һәм Лера Киселева) Ольга Жуковскаяның мәңгелек тема - экология темасына багышланган "Приключения Маши и Вити" әсәрен тәкъдим итте. Аларның чыгышы жюри тарафыннан уңай бәяләнде. Әлбәттә, сәхнә әсәрен әзерләгәндә үз режиссерыбыз булмау үзен сиздерә. Киләчәктә репертуар сайлауда киңәшләр әйтелде. Ике коллектив та смотр-конкурста актив катнашканнары һәм уйнау осталыгы өчен дипломнар белән бүләкләнде (сулдан астагы рәсем). Киләчәктә аларга яңа иҗади уңышлар, зур җиңүләр насыйп булуын телибез. Республика турына Чүпрәле һәм Кайбыч районы балалар коллективлары сайлап алынды.
Киләчәктә дә коллективлар арасында тәҗрибә уртаклашу, элемтәдә тору фикере әйтелде.
Килгән кунаклар районыбызның төзеклегенә, матурлыгына соклану, район мәдәният йорты җитәкчелегенең кунакчыллыгына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев