Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шәһри Болгарда балалар лагеры

Шәһри Болгар шәһәрендә 26нчы июльдән - 5нче августка кадәр балаларның уку һәм ял итү «Милләт» лагеры узачак. Анда балалар һәм яшүсмерләр Русия төбәкләреннән җыелачак. Шулай ук Финляндиядән дә килерләр, дип көтелә. «Милләт» лагерының максаты - баланы шәхес итеп тәрбияләү, сәләтләрен ачу, әхлакый яктан үстерү. Программада татар, төрек, гарәп телләрен өйрәнү,...

Шәһри Болгар шәһәрендә 26нчы июльдән - 5нче августка кадәр балаларның уку һәм ял итү «Милләт» лагеры узачак. Анда балалар һәм яшүсмерләр Русия төбәкләреннән җыелачак. Шулай ук Финляндиядән дә килерләр, дип көтелә.

«Милләт» лагерының максаты - баланы шәхес итеп тәрбияләү, сәләтләрен ачу, әхлакый яктан үстерү.

Программада татар, төрек, гарәп телләрен өйрәнү, мәдәни-тарихи чаралар: экскурсияләр, музейларга бару, археологик казу эшләре белән танышу планлаштырыла. Шулай ук балаларның индивидуаль сәләтләрен үстерү максатыннан мастер-класслар, тренинглар, күренекле шәхесләр белән очрашулар, спорт чаралары оештырылачак.

Уку һәм ял итү «Милләт» лагерының проект җитәкчесе - Александр Долгов. Ә лагерны «Милләт» яшьләр үзәге «Ярдәм» фонды белән оештыра.

«Милләт» лагерында катнашу өчен гаризалар 20нче июльгә кадәр кабул ителә. Элемтә һәм ярдәм итәргә теләүчеләр өчен тел. 8 9053199733 (Лилия).

http://Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев