Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәхнәдә авыл үзешчәннәре

Балтач авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Данил Сабировның "Өзелгән йөзем" драмасын куйды. Кичә авылда армия сафларында хезмәт итүче Ранил Гатауллинның солдат хатын укудан башланып китте. Ранил үзенең авылдашларга яхшы хезмәт итүе, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итәргә яраклы егет үстерүләре өчен әти-әнисенә зур рәхмәтле булуы...

Балтач авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Данил Сабировның "Өзелгән йөзем" драмасын куйды.

Кичә авылда армия сафларында хезмәт итүче Ранил Гатауллинның солдат хатын укудан башланып китте. Ранил үзенең авылдашларга яхшы хезмәт итүе, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итәргә яраклы егет үстерүләре өчен әти-әнисенә зур рәхмәтле булуы хакында һәм сыйныфташы Илнур Гайнуллин башкаруында җыр тапшыруларын сорап, бөтен авыл халкына үзенең сәламнәрен юллаган. Халык телендә кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый дигән гыйбарә бар. Ранилгә Ватан сагындагы изге эшен иминлектә узып, туган ягына, авылына, нигезенә, әти-әнисе янына исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, кичәбезнең икенче өлеше дәвам итте. Спектакль буласын белеп, халык мәдәният йортына ашыкты. Зал тулы иде. Вакыйга 50нче елларда, авыл җирлегендә бара. Сугыштан соң авылны күтәрүдә зур өлеш керткән Сәлимгәрәй, аның авыру хатыны һәм дә сугыш чорында яшьлек мәхәббәте Мәрьям, аның белән 8 елдан соң очрашуы. Спектакльдә уйнаган һәркем үз ролен ачып бирергә омтылды. Декорация дә уйланылган, отышлы иде, җыр-музыка куелышы, сәхнә әсәрнең тамашачы күңеленә барып җитүендә, хисләр дулкыны уятуда үз ролен уйнады. Үзешчән артистлар - сәхнә ветераны Вәзил Гайфуллин Сәлимгәрәй ролен бик оста башкарды, Мәмдүдә - Гөлнара Гыйбадуллина, Мәрьям - Дилбәр Гатауллина, Тәүфик - Рөстәм Вафин, Сәүбән - Рамил Гайнуллин, күрше карчыгы - Флера Камалиева язучы җиткерергә теләгән хис-кичерешләрне җиткерә алды. Сәхнәдә авылдашларыбыз чыгышын зур дулкынлану белән карап утырдык, үзешчән сәнгатьтә катнашырга көч-теләк тапкан, ару-талуны белмәс авылдашларга зур уңышлар телибез. Спектакль еллаты да, көлдерде дә, ул тормыш чын барлыгын чагылдырды. Авыл үзешчәннәрен тагын да сәхнәдә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев