Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигърият һәм туган тел көне

23 апрельдә авылара үзәк китапханә мәйданында Габдулла Тукайга багышланган "Яздан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрелде. Анда Кама Тамагы татар һәм рус урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина катнашты. Китапханә хезмәткәрләре катнашында флэш-моб оештырылды. Балалар Г. Тукай шигырьләрен укыды. Талия Яруллина...

23 апрельдә авылара үзәк китапханә мәйданында Габдулла Тукайга багышланган "Яздан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрелде.

Анда Кама Тамагы татар һәм рус урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина катнашты. Китапханә хезмәткәрләре катнашында флэш-моб оештырылды. Балалар Г. Тукай шигырьләрен укыды. Талия Яруллина башкаруындагы "Тәфтиләү" җыры бәйрәмгә ямь өстәде. Дамирә Сөләйманова татар халык биюен башкарды. Бәйрәм ахырынңа татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев