Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шат тавышлы һәм көләч йөзле балалар

Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгенең "Оберег" фольклор-этнографик коллективы Красновидовода беренче тапкыр гына түгел. Алар эзләнү миссиясе белән килеп, борынгы җырлар һәм риваятьләр җыйган, Иделнең уң ярында әйлән-бәйлән манераларын йөрәнгән, сарафаннар тегәргә өйрәнгән. Узган елда алар Горький музеенда алма бәйрәмендә кунаклар сыйфатына килгән иде. Алар күп түгел - биш...

Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгенең "Оберег" фольклор-этнографик коллективы Красновидовода беренче тапкыр гына түгел.

Алар эзләнү миссиясе белән килеп, борынгы җырлар һәм риваятьләр җыйган, Иделнең уң ярында әйлән-бәйлән манераларын йөрәнгән, сарафаннар тегәргә өйрәнгән. Узган елда алар Горький музеенда алма бәйрәмендә кунаклар сыйфатына килгән иде. Алар күп түгел - биш кеше генә иде. Ә быел күпләренең авылны күрәсе килгән. Ата-аналары һәм укытучылары белән бергә утызлап кеше җыелган. -Берләшмәдә ике йөздән артык кешебез бар,- ди коллектив җитәкчесе Луиза Леонтьева Балалар Минзәлә, Югары Ослан районнарында табылган борынгы җырларны һәм борныгы казак җырын рәхәтләнеп башкарды. Чиста матур тавышлары, көләч йөзләре белән сөендерделәр. Шул арада балалар яшерен генә алма белән сыйландылар, музей бакчасында чәй эчеп, авыл халкын сөендереп җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев