Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шәҗәрә фестивале гаилә җепләрен ныгыта

Кирельский авылында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә торган «Без тарихта эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы узды.

Безнең районнан конкурска Мордва Каратае авылыннан Окуневлар гаиләсе һәм Олы Кариледән Зыятдиновлар гаиләсе килде, алар жюри хөкеменә үзләренең шәҗәрә агачын, иҗади презентацияләрен, шулай ук үз куллары белән әзерләгән милли ризыкларны тәкъдим итте, аларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгыту

Татарстанда 2019 елдан бирле үткәрелә торган фестивальнең максаты – буыннар дәвамлылыгын саклап калу, гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгыту, үз халкың һәм туган ягың, нәселең тарихын өйрәнүне стимуллаштыру, республикабыз халыкларының гореф-гадәтләрен торгызу.

Конкурс программасын Кирельский мәдәният йортының «Мелодия» вокаль ансамбле ачып җибәрде – тамашачыларны Ватан, туган авыл һәм туган йорт турындагы җырлар белән сөендерде.

Бәйгедә катнашучыларны һәм кунакларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина сәламләде, ул үзенең иҗади чыгышы белән җылы гаилә атмосферасы булдырды, һәркайсыбыз тормышында гаилә мөнәсәбәтләренең зур урын биләвен билгеләп үтте.

Каратайлар – тырыш һәм кунакчыл халык

Мордва Каратае авылыннан Окуневлар гаиләсен Ирина Окунева, аның сеңлесе  Надежда Малаева һәм Надежда Федоровнаның оныгы Алексей тәкъдим итте. Алар кунакларга һәм жюри әгъзаларына үзләренең нәсел шәҗәрәләре турында сөйләделәр, милли ризыклар: сәкәнә, тикләвек, сандугач, кумась, дуслык боткасы һәм башка белән сыйладылар.

– Сандугач һәм тикләвек печеньеларын элек-электән хач ману бәйрәменә пешергәннәр. Бу вакытта хатын-кызлар җырлар җырлаганнар, йон эрләгәннәр, балалар аларга ярдәм иткән. Уен кораллары булмаганлыктан, җыр уңаена бәрергә йорттагы көнкүреш әйберләре дә кулланылган, мәсәлән, мич капкачы һәм пычак, - ди Ирина Окунева, ул үз чыгышы вакытында сәхнәдән әлеге коралларның яңгырашын күрсәтте.

Ә ачык төсләрдәге милли костюмнардан киенгән ярдәмчеләр төркеме – Любовь Балякаева, Светлана Андряшова, Наталья Богданова – Окуневлар гаиләсенең авылдашлары кышкы кичләрдә җеп эрләгеч һәм орчык артында үткәргән вакытларның атмосферасын булдырырга ярдәм иттеләр.  

– Кама Тамагы районында бөтен Россиягә уникаль һәм бердәнбер авыл сакланып калган, анда мордва-каратай этнографик төркеме яши, – дип тәкъдим итте моркаратайлыларны архив бүлеге җитәкчесе Ирина Бастрыгина. – Татар телендә сөйләшүче мордва-каратай этнографик төркеме мордва-мукшыга да, мордва-эрзәгә дә, татарларга да кагылмый. Бу мордваларның аерым төркеме, алар элек безнең районның дүрт авылында яшәгәннәр. Мордва-каратай термины фәнгә XVIII гасырда ук кергән. Беренче тапкыр Казан губернасының Тәтеш өязендә (административ яктан безнең территория дә шунда кергән) яшәүче бу төркем турында Идел буе халыклары тарихын өйрәнгән Иван Лепехин язган.

Халык татар телен, татар мәдәниятенең кайбер элементларын үзенә алган, әмма шул ук вакытта этник үзаңын саклап калган, православие традицияләрен саклый, бу аларны руслар белән дә якынайта.

1958 елда Мордва Каратай авылында җирле халык санын 1000 кеше тәшкил иткән, 1976 елда ул кешеләрнең шәһәрләргә күченеп китүе нәтиҗәсендә 300 гә кадәр кимегән, ә бүген бу авылда нибары 38 кеше яши. Шулай да аз санлы булуларына карамастан, монда үз ата-бабаларының традицияләренә хөрмәт белән карыйлар һәм аларны дәвам итәләр…

Олы Кариледә яшәүче күп балалы гаилә

Зыятдиновлар гаиләсен безнең районда яхшы беләләр. Венера Гомәр кызы инде 35 ел авыл китапханәсендә эшли, әдәби һәм аш-су бәйгеләрендә актив катнаша: мәсәлән, 2019 елда “Әдәби марафон” IX Бөтендөнья әдәби-белем бирү онлайн-проекты финалына уңышлы узды, ә күптән түгел генә «Халыклар мирасы» республика конкурсында «Аш-су остасы. Милли ризык” номинациясендә җиңү яулады. 

Илшат белән Венера Зыятдиновларның сигез балалары бар. Конкурс көнендә бу зур һәм тату гаиләне кызлары Гөлинә тәкъдим итте, ул әнисе белән бергә авылда мәдәни эшчәнлек алып бара – клубта мөдир булып эшли, уллары Фаяз, Фазыл, Илдан – мәктәп укучылары, Фәнзил Апас көллиятендә аш-су белгеченә укый.

Алар зур паннода шәҗәрә агачын тәкъдим иттеләр, аның никадәр зур  тырышлык, әби-бабаларына мәхәббәт һәм хөрмәт белән төзелгәне күренеп тора. Шулай ук татар милли ризыкларыннан табын әзерләгәннәр иде – искиткеч тәмле бәлеш һәм аш  беркемне дә битараф калдырмады. 

Бәйге нәтиҗәләре 

Шуңа күрә жюри әгъзаларына җиңүчене ачыклавы җиңел булмады. Ә фестивальнең жюри составына мәдәният, сәнгать һәм тарих өлкәсендә шактый белемле кешеләр керде, алар: бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе факультеты өлкән укытучысы, «Flesh saund» оркестры дирижеры, шәһәр симфо-джаз оркестры дирижеры Александр Козлов; Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение, театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы факультеты вәкиле Арина Александрова һәм архив эше буенча дәүләт комитеты вәкиле, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы ДБУ директоры урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Людмила Кузнецова.

Людмила Олеговна билгеләп үткәнчә, илебез тарихи авырлыклар белән очрашканда, гаилә һәм туганлык бәйләнешләре традицион кыйммәтләр өчен көрәштә нигез булып тора. Ә Александр Козлов конкурста катнашучыларга гаиләләрендә үз нәселләре тарихына, шәҗәрәләренә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева шәҗәрә фестивалендә традиция буенча мәдәният хезмәткәрләренең гаиләләре катнашуын билгеләп үтте, район архивы җитәкчесе Ирина Бастрыгина Россиядә элек «избачлар» дип аталып йөртелгән мәдәният хезмәткәрләренең гаилә мәгърифәте һәм гаилә елъязмасы башында торганнарын билгеләп үтте.

«Без тарихта эзлебез» республика фестиваленең муниципаль этабында Зыятдиновлар гаиләсе җиңү яулады. Ике гаиләгә дә фестивальдә катнашучы дипломнары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Әмма төп бүләк, әлбәттә, конкурсантларның да, фестивальдә булган тамашачыларның да хис-кичерешләре һәм тәэсирләре булды.

– Бик зур рәхмәт, күңелле ял иттек, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Кирельский авылыннан Ольга Благодерова.

Һәм аның сүзләренә күпләр кушылыр иде, мөгаен, чөнки бу фестиваль барысына да иң мөһим нәрсә – гаилә кыйммәтләре һәм нәсел тарихы турында искә төшерде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев