Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Роберт Бернска багышланган кичә

Инглиз теле буенча сыйныфтан тыш эш укучыларга йөрәнелә торган ил гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге генә түгел, тарихта һәм мәдәниятта зур роль уйнаган танылган кешеләр белән дә танышырга мөмкинлек бирә. Шотландлылар өчен Роберт Бернс милли горурлык символы булып тора. Быелның 25 гыйнварында аңа 256 ел булачак. Әлеге вакыйга хөрмәтенә Кама Тамагы...

Инглиз теле буенча сыйныфтан тыш эш укучыларга йөрәнелә торган ил гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге генә түгел, тарихта һәм мәдәниятта зур роль уйнаган танылган кешеләр белән дә танышырга мөмкинлек бирә. Шотландлылар өчен Роберт Бернс милли горурлык символы булып тора.

Быелның 25 гыйнварында аңа 256 ел булачак. Әлеге вакыйга хөрмәтенә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә шотланд шагыйре һәм шотланд халык җырларын язучы Роберт Бернска багышланган кичә булды. Әлеге бәйрәмне инглиз теле укытучысы җитәкчелегендә 10 сыйныф укучылары әзерләде. Алар укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән генә таныштырып калмыйча, аерым атмосфера булдырды: сәхнә бизәлеше, костюмнар, музыка - барысын да шотланд рухында эшләргә тырыштылар. Кичәдә Роберт Бернс шигырьләрен укып кына калмыйча, чарада катнашучылар аның тормышыннан күренешләрне торгызучы тамаша әзерләделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Аларны Эльза Гарифуллина һәм Эльвина Мөхәммшдуллина башкарды. Кичә ахырында алып баручылар барлык катнашучыларга шагыйрьнең бөек мирасына кагылырга мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде. Ул шагыйрьне бәяли белүчеләр күңелендә озак сакланыр. Мәсәлән, «Служебный роман» фильмында Алиса Фрейндлих башкаруындагы «Моей душе покоя нет» җыры текстын Бернс ике йөз ел элек язган, әмма ул бүген дә заманча булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев