Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Республика көненә карата

28 августта халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү курсы узучы төрле катлам гаилә балалары һәм өлкәннәр өчен Красновидово авылындагы Горький музеена сәяхәт оештырылды. Музей хезмәткәрләре кунакларны Татарстан халыкларының милли костюмнарын киеп, татарларның милли ризыгы - "чәк-чәк" белән каршы алды. Музей директоры Ольга Гришукова бай мәдәни- күңел ачу программасы әзерләгән иде....

28 августта халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү курсы узучы төрле катлам гаилә балалары һәм өлкәннәр өчен Красновидово авылындагы Горький музеена сәяхәт оештырылды. Музей хезмәткәрләре кунакларны Татарстан халыкларының милли костюмнарын киеп, татарларның милли ризыгы - "чәк-чәк" белән каршы алды. Музей директоры Ольга Гришукова бай мәдәни- күңел ачу программасы әзерләгән иде. Чарада катнашучылар районыбызның табигый һәм тарихи урыннары турында презентация карады, Ольга Николаевна революциягә кадәр Красновидово авылы көнкүреше һәм тормышы, рус язучысы М. Горькийның авылдагы тормышы турында сөйләде, музей экспонатларын күрсәтте. Аннары музей хезмәткәрләре концерт, республикабыз тарихына бәйле викторина әзерләгән. Чара музейның алма бакчасында чәй табыны артында дәвам итте. Истәлеккә фотога төштек. Гаилә һәм балага социаль ярдәм итү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев