Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районның төп чыршысы ачылды

25 декабрьдә мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның төп чыршысы ачылды. Бөтен мәйдан матур кар сыннары белән бизәлгән, балаларның күбесе шулар янында истәлеккә фотога төшергә теләде. Караңгы төшү белән тагын да күңеллерәк булды - барлык административ биналарда төсле утлар кабынып, әкияти дөнья төсмере бирде. Аннары күңелле уеннар һәм конкурслар башланды. Кыш...

25 декабрьдә мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның төп чыршысы ачылды.

Бөтен мәйдан матур кар сыннары белән бизәлгән, балаларның күбесе шулар янында истәлеккә фотога төшергә теләде. Караңгы төшү белән тагын да күңеллерәк булды - барлык административ биналарда төсле утлар кабынып, әкияти дөнья төсмере бирде.

Аннары күңелле уеннар һәм конкурслар башланды. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы утларын яндырдылар, чыршы тирәле әйлән-бәйлән уйнадылар. Балалар уеннар һәм конкурслардан арымадыда да кебек.Бәйрәм программасында каматамагылыларга һәм поселок кунакларына РДК иҗат коллективы катнашында "Йокыга талган гүзәл яки Кар кызының яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән тамаша күрсәтелде.

Кыш үзенең ярдәмчеләре белән яңадан-яңа конкурслар игълан итеп торды. Бу көнне Кыш бабай бик юмарт булды, балаларның берсе дә бүләксез калмады. Районның төп чыршысы ачылышы шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Арыган, әмма канәгать һәм бәхетле кунаклар бәйрәмнең дәвам итүе турындагы өмет белән өйләренә таралышты, чөнки тиздән район үзәге микрорайоннарында үз бәйрәмнәре үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев