Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районыбыз сандугачы

10-11 апрельдә Сарманда Зөһрә Сәхәбиева исемендәге I регионара татар җыры һәм фольклор фестивале үткәрелде.

Фестиваль халык җыр сәнгатен үстерү, саклау һәм популярлаштыруга, сәләтле яшьләрне яклауга юнәлдерелгән.

Фестивальнең конкурс программасында 52 үзешчән башкаручы катнашты, шул исәптән Россия регионнарыннан, ТР мәдәният һәм сәнгать уку йорты студентлары.

Һәр катнашучы программага 3 әсәр тәкъдим итте: безнең районнан конкурста катнашкан Куйбышев Затон штпдан Светлана Булатова жюри хөкеменә татар халык җыры "Сарман", композитор Шамил Шәрифуллинның "Яфрак төшкән иде" җырын һәм татар халык җыры "Тәфтиләү"не тәкъдим итте һәм беренче дәрәҗә дипломант булды. Аңа Зөһрә Сәхәбиеваның мөнәҗәтләр дискын бүләк иткәннәр. Киләчәктә ул шушы мөнәҗәтләрне өйрәнергә теләге булуын әйтте. "Фестиваль миңа бик ошады, биредә барысы да саф татар телендә сөйләшә. Мин киләчәктә татар фольклорын өйрәнергә булдым. Сарман кешеләре бик кунакчыл, безне бик яхшы кабул иттеләр, районның истәлекле урыннарын, "Кара каш" чишмәсен күрсәттеләр. Барысына да бик зур рәхмәт",-дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Светлана Владимировна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев