Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район этабы тәмамланды

Узган атнада район мәдәният йортында «Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең район этабы тәмамланды.

Анда гомумбелем бирү һәм музыка мәктәбе укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр катнашты. 21 мартта район этабында җиңүчеләрнең гала-концерты була. Биредә үк киләсе атнада Буада үткәреләчәк зона этабында катнашучылар ачыкланачак.

кызганычка каршы, быел вокалистлар гына катнашты. Җырчыларны ике конферансье: айзирә нигъмәтуллина һәм Катя Семенова җанландырды. Конкурста бер генә хореография коллективы да катнашмады. кемдер алда торган имтиханнарга бәйле рәвештә, икенчеләр костюмнар булмау сәбәпле катнаша алмады. Һәрвакыттагыча музыка мәктәбе укучылары сөендерде. Әйтергә кирәк, музыка мәктәбе вокалистлар әзерләп кенә калмыйча, учреждение керем хисабына яңа костюмнар да тектерә, шулай ук сәхнә хәрәкәтләрен дә эшли алган. Афәрин!

Сөйки, Кирельск, Тәмте, Иске Казиледән катнашучылар яхшы номерлар әзерләгән. балалар талантын яратучылар һәм музыка сөючеләрнең барысын да гала-концертка чакырып калабыз.

Рәсемдә: Иске Казиле авыл җирлегеннән «Йолдызлык» конкурсына килгән егетләр дуэты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев