Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Отчет концерты

10 декабрьдә "Россия почмагы" темасы буенча Тәмтедә мәдәният йорты иҗат концерты үткәрелде. Без очраклы рәвештә авылга кайтучылар элмә тактада белдерү күреп, клубка кердек һәм шушы чарага иҗади якын килүләренә, осталыкларына сокландык. Фойеда җирле рәссамнарның картиналар күргәзмәсе оештырылган. Стенада авылның хөрмәтле кешеләренең портретлары эленеп тора. Концерт югары дәрәҗәдә узды. Авылда яшәүчеләрнең...

10 декабрьдә "Россия почмагы" темасы буенча Тәмтедә мәдәният йорты иҗат концерты үткәрелде.

Без очраклы рәвештә авылга кайтучылар элмә тактада белдерү күреп, клубка кердек һәм шушы чарага иҗади якын килүләренә, осталыкларына сокландык.

Фойеда җирле рәссамнарның картиналар күргәзмәсе оештырылган. Стенада авылның хөрмәтле кешеләренең портретлары эленеп тора. Концерт югары дәрәҗәдә узды. Авылда яшәүчеләрнең талантларына сокланып утырдык. "Лебеда" хорында җырлаучыларның тавышы Мәскәү артистларыннан бер дә ким түгел. "Калейдоскоп" ирләр ансамбле зур сәхнәдә чыгыш ясарга лаек. Концерт барышында экранда авылның тарихи урыннары, матур табигате күрсәтелде.

Авыл талантлары турында авылдан читтә белүләрен дә теләр идек. Бәлки, талантлы үзешчән артистларга хәйриячеләр табылыр. Хөрмәт белән тамашачылар И.В. Семина, М.З. Аппакова/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X