Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Олы Карамал: гомер чишмә кебек ага

Олы Карамал театр коллективы «Идел-Йорт» бәйгесенә Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелган «Чишмәле гомер» спектаклен тәкъдим итте.

Бу инде якташыбызның шушы театр сезонындагы өченче пьесасы – Келәнче һәм Яңа Сала мәдәният йортларының иҗат коллективлары да «Идел-Йорт» конкурсына талантлы якташыбыз әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тәкъдим иттеләр.

- "Чишмәле гомер" пьесасы – бөтен театр коллективының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, - дип саный Гөлшат Мөхәммәтшина. - Һәркем үзеннән нәрсәдер өстәде, үз киңәшен бирде, мин исә театр сценариеның текстын тулыландырдым…

Мәңгелек теманы – кайнана белән киленнең үзара мөнәсәбәтләрен чагылдырган вакыйга чишмәләргә бай Олы Карамал авылында бара, шуңа күрә спектакльдә барган вакыйгалар максималь рәвештә чынбарлыкка якынлаштырылган иде, без үзебез дә бу вакытта шушы авылда булдык.

Келәнчедә туып-үскән Гөлшат кайчандыр башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы булып җирле мәктәпкә эшкә килгән. Мәктәп ябылгач, ул балалар бакчасында эшли башлый, хәзер анда нибары 10 бала йөри.  Гөлшат ханым пьесалар яза, аның геройлары туган авылларын торгызу турында хыяллана, үз җирләрен ярата, анда яшиләр, шатланалар, кайгыралар һәм яхшыга өметләнәләр.  Бу юлы да “Чишмәле гомер" вакыйгалары авыл чишмәсе янында бара, бирегә киленнәр су алырга килә, ә кайнаналар аралашырга һәм гайбәт сөйләргә җыела. Автор үзе дә искиткеч оста итеп кайнаналарның берсен уйнады, ул сәхнәгә чыгуга, тамашачы аны алкышларга күмде. Бигрәк тә аның кайнаналарның берсен юмор белән уйнаган авыл мәдәният йорты мөдире Фирдәвес Әскәрова белән дуэты истә калды.

Коллектив 2008 елдан бирле спектакльләр куя, биредә эшләүчеләрнең күбесе, Гөлшат Мөхәммәтшина кебек үк, элек авыл клубы бинасында урнашкан мәктәптә укытучы булып эшләгән. Һәм менә алар, авыл халкы бергә җыелып, сәхнәдә тагын бер тормыш вакыйгасын тамаша кылсын өчен, кабат-кабат репетицияләр оештыралар.  Бу үзешчән театр актрисаларының эшләре, гаиләләре, йорт хуҗалыклары да бар, тормышта актив хатын-кызлар иҗатка да вакыт таба. Резидә Нәҗмиева Кама Тамагы юл идарәсендә контролер булып хезмәт куя, Зөлфия Дәүләтшина – авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары, Роза Сәфәрова – почта бүлекчәсе җитәкчесе. Кыю килен, өстәвенә блогер ролен бик ышандырырлык итеп башкарган Гөлнара Хөснуллина «Август-Кама Тамагы» агрофирмасында эшли, район башкарма комитетында тәрҗемәче булып эшләүче Җәмилә Гыйззәтова спектакльнең тавыш режиссеры иде.

Сәхнәдә ике килен ролен тормышта Фирдәвес Әскәрованың киленнәре Эльза һәм Алия Әскәровалар башкарды. Алар Казанда яшиләр, шуңа күрә репетицияләрдә видеоэлемтә аша катнашырга туры килгән, шулай да бу аларга кайнаналары җитәкчелегендәге сәхнә миссияләрен уңышлы башкарырга комачауламаган.  Киленнәрнең тагын берсен Фирдәвеснең бертуган сеңлесе – хәзер икенче баласы белән декрет ялында булган Рәзинә Җиһаншина башкарды. Әлеге мәдәният йорты сәхнәсендә әнә шундый уңышлы “гаилә подряды” барлыкка килде.

Спектакльдә киленнәр һәм кайнаналар башкаруында дәртле җырлар һәм биюләр күп иде, бу спектакльгә милли колорит һәм җанлылык өстәде.

Заманында авыл җирлеге рәисе булып эшләгән Энҗе Галимова, спектакльдән соң сәхнәгә күтәрелеп, артистларга рәхәтләнеп кул чапкан тамашачылар исеменнән җылы сүзләр җиткерде һәм рәхмәт әйтте. Бу кичтә үзе дә спектакльдә катнашкан пьеса авторының, талантлары белән сөендергән калган артистларның, шулай ук тамашачыларның бердәмлеген тоярга мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев